Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.05.2020, 16:53

Татарстанның меңнән артык ишегалдын төзекләндерү проектлары буенча җәмәгать фикер алышулары узды

Татарстанлылар программа сайтында 5,5 меңнән артык фикер калдырган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май). Татарстанда «Безнең ишегалды» президент программасы кысаларында меңнән артык ишегалдын төзекләндерү проектлары буенча җәмәгать фикер алышулары узды. Татарстанлылар программа сайтында 5,5 меңнән артык фикер калдырды, барлык мөрәҗәгатьләр муниципалитетларга юлланды, аларны анализлау нәтиҗәләре буенча проектлаучылар проектларга үзгәрешләр кертәчәк һәм аларның финал версияләрен сайтта тәкъдим итәчәк. Әлеге проектлар буенча халык үз ишегалларындагы эшләрнең барышын һәм сыйфатын контрольдә тота алачак.

Татарстанның меңнән артык ишегалдының план-схемасы апрель һәм май айларында басылып чыкты. Халык фикерен исәпкә алу «Безнең ишегалды» программасының мөһим принцибы булып тора, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләде. Эпидемиологик вәзгыять шартларында дистанцион форматта төзекләндерү проектлары буенча җәмәгать фикер алышуы оештырылды. Йортларны төзекләндерү схемалары буенча теләкләр телефон аша тәүлек буе кайнар линия буенча кабул ителде.

«Әлеге программа буенча фикер алышуда актив катнашканнары һәм ишегаллары схемалары буенча кире элемтәләре өчен татарстанлыларга рәхмәтлебез. Күпчелек шәһәрлеләр проектлаучыларның игътибарын мөһим моментларга, кимчелекләргә юнәлтте. Кешеләр үзара килешеп, проектлаучыларга өй хуҗаларын канәгатьләндерә торган компромисс вариант тәкъдим итә алган очраклар да булды», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова.

Ишегалды проектларын эшләгәндә яшел каркасны мөмкин кадәр саклап калу, парковка урыннарын тәртипкә салу, ишегалларында өлкәннәр һәм балалар өчен уңайлы һәм имин мохит булдыру, шулай ук беренче чиратта, җәяүлеләр мәнфәгатьләре исәпкә алына.

«Безнең ишегалды» президент программасы ишегалларын комплекслы төзекләндерүне күздә тота, аңа мәҗбүри эшләр комплексы керә: юлларны асфальтлау, гамәлдәгеләрен асфальтлау һәм яңа тротуарлар төзү, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру, тышкы яктырту элементларын төзекләндерү, балалар уен комплексларын урнаштыру, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар урнаштыру, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. «Безнең ишегалды» проекты буенча 2020 елдан өч ел дәвамында барлык күпфатирлы йортларның ишегалларын тәртипкә китерү планлаштырылган иде. Бу максатларга якынча 50 млрд сум каралган. 2020 елга программа объектлары исемлегендә республиканың барлык муниципаль районнарындагы 1851 объект исәпләнә.

Илдә коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле тотрыксыз икътисади вәзгыять аркасында программаны үтәү вакытын 3 елдан 5 елга кадәр озайту турында карар кабул ителде, шул ук вакытта ишегалларының саны һәм эшләр исемлеге элеккечә калачак. Шул рәвешле, төзекләндерү эшләре 2024 елга кадәр озайтылды. Программаны гамәлгә ашыру графигы яңадан бүленәчәк - 2020 елда төзекләндерергә планлаштырылган ишегалларының бер өлеше киләсе ел исемлегенә күчереләчәк.
Барлык яңалыклар