В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче унлыкка Кама Тамагында туристик-рекреацион кластер булдыру буенча Татарстанның тагын бер проекты керде.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Кластер махсус сакланучы 3 табигый территорияне берләштерә: өч кристаль чиста сулы «Зәңгәр күл» тыюлыгы, Семиозерск урманы тыюлыгы һәм Казансу елгасы. Проектның концепциясе – мегаполистан 30 минутлык кыргый табигать.
Халык тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча топ-10-ка 8 мең 810 «лайк» җыйган «Диңгез – Море Татарстана» («Кама Тамагы» сәүдә-күңел ачу комплексы) проекты керде. Бу проектны Кама Тамагында тормышка ашыру планлаштырыла. Экокурорт ике махсус сакланучы табигый территорияне: Юрьев мәгарәсен – урта Иделдә спелеотуризмның бердәнбер объекты һәм 136 м биеклектә күзәтү мәйданчыгы булган Лобач тавын берләштерә. Проектның концепциясе «диңгез уйлаганнан якынрак» дип яңгырый.
Туристик-рекреацион кластерлар булдыру өчен Бөтенроссия конкурсы РФ Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан «Экология» милли проектын һәм Россиядә 2035 елга кадәр туризмны үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Конкурска Россиянең 68 төбәгеннән барлыгы 115 гариза кабул ителгән. Татарстан берьюлы 5 проектны тәкъдим итте: «Түбән Кама», «Балык Бистәсе», «Идел-Кама», «Биектау», «Кама Тамагы».
Июльдә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике проекты («Биектау» сәүдә-күңел ачу комплексы һәм «Кама Тамагы» сәүдә-күңел ачу комплексы) Россиянең иң яхшы 36 проекты исемлегенә эләкте. Алар 74 мең тавыш җыеп, төбәкләр арасында беренче урынны алды. 30-нчы сентябрьдә конкурс финалистларын сайлау буенча икенче халык тавыш бирүе башланды, ул 10 октябрьдә 23.59 сәгатьтә тәмамланды. Җиңүче 10 территория нәтиҗәләр буенча федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнарыннан проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм алачак.