В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Соңгы шөгыльләр Зорге һәм Декабристлар урамнары буенча урнашкан ишегалларында узачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы август). «Татарстан ишегалларында спортлы август» проекты Казанда хатха-йога буенча дәресләр белән тәмамланачак. Соңгы чара 27 нче августта узачак.
Зорге урамындагы 81, 83, 85, 87 нче номерлы йортлар ишегалдында казанлылар фитнес-тренер Алена Самсонова җитәкчелегендә хатха-йога белән шөгыльләнәчәк. Аның хезмәттәше – йога буенча 11 еллык тәҗрибәсе булган инструктор Наталья Айнуллова – дәресне Декабристлар урамындагы 112 нче һәм 114 нче йортлар ишегалдында үткәрәчәк.
Дәресләр 9:30 сәгатьтә башлана, катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр ителә «Безнең ишегалды» программасының Telegram-каналында.