В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр өчен бөек рус язучыларына багышланган музыкаль кичәләр, мастер-класслар, кинокүрсәтүләр һәм спектакльләр узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь). 5-нче октябрьдән 9-нчы октябрьгә кадәр Казанда «Рус классикасы: укыйбыз, тыңлыйбыз, карыйбыз» мәдәни-агарту проектының III этабы узачак. Бу юлы музыкаль кичәләр, мастер-класслар, кинокүрсәтүләр һәм спектакльләр кергән программа рус әдәбиятының күренекле классиклары Федор Достоевский һәм Николай Некрасов иҗатына багышланачак. Чаралар А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә һәм «Мир» кинотеатрында узачак.
Мәдәният үзәгендә шәһәрлеләр өчен Андрей Дубов Гнесин исемендәге Россия Музыка академиясенең фортепиано кафедрасы укытучысы җитәкчелегендә фортепианода уйнау буенча мастер-класс үткәрәчәкләр, шулай ук Мәскәү театрлары артистлары катнашында музыкаль-драма спектакль, Федор Достоевский иҗатына багышланган музыкаль кичә һәм рус әдәбияты буенча мастер-класс.
«Мир» кинотеатрында «Мосфильм» коллекциясеннән күренекле Россия режиссерларының Федор Достоевский әсәрләре буенча иҗат ителгән «Идиот», «Скверный анекдот», «Достоевский тормышыннан егерме алты көн», «Клетка» фильмнары күрсәтеләчәк.
Моннан тыш, 7-нче октябрьдә проект кысаларында Мәскәүдә Италия мәдәният институты белән берлектә «Италия киносы классикасы» программасы әзерләнгән - Италиянең танылган режиссерлары Лукино Висконти һәм Витторио Де Сиканың ике фильмын күрсәтү.
А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә узачак чараларда катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә, ә фильмнарны карау өчен – «Афиша» бүлегендә сылтама буенча бушлай билет алырга кирәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Проектның тулырак программасы белән сылтама буенча танышырга була.