В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиңүчеләрне кичә Санкт-Петербургта игълан иттеләр
Фото: Марат Мөгыйнов
Спас манарасын реконструкцияләү «Иң яхшы реставрация проекты» номинациясендә бәяләнгән. Конкурс нәтиҗәләре буенча концепция алтын диплом белән билгеләнгән. «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Telegram-каналында хәбәр ителгәнчә, быел 70 илдән 1200 проект Golden Trezzini Awards номинанты булган.
Исегезгә төшерәбез, килүчеләр өчен Спас манарасы 1 нче сентябрьдә ачылды. Эчке биналарда корылма тарихына багышланган музей барлыкка килде.
Golden Trezzini Awards халыкара архитектура-дизайн премиясе 2018 елдан бирле үткәрелә, ул Петербургның беренче архитекторы, Швейцариядән чыккан рус архитекторы Доменико Трезини (1670 – 1734) хөрмәтенә аталган. Узган ел Кабан күле яр буен төзекләндерү проекты конкурс лауреаты булды. Җәмәгать киңлеге «Ландшафт архитектурасының иң яхшы гамәлгә ашырылган проекты» номинациясендә тәкъдим ителде.