Ул халык арасында физик активлыкны үстерү буенча иң яхшы проект дип танылды.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU 23-нче ноябрь). «Акчарлак күле» паркы» проекты «Россиянең сәламәт шәһәрләре» III конкурсында җиңү яулады. Ул «Халык арасында физик активлыкны үстерү буенча иң яхшы проект» номинациясендә беренче урынга лаек булды.
Бүген «Сәламәт шәһәрләр, районнар һәм бистәләр» Халыкның сәламәтлеген һәм яшәү сыйфатын яхшырту ассоциациясе оештырган форумның пленар утырышында «Акчарлак күле» паркы буенча проектны Казанның 7-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең функцияләре бозылган пациентларны тернәкләндерү бүлеге мөдире Эльмира Хөсәенова яклады. Ул җәмәгать киңлеген онлайн режимда төзекләндерү турында җентекләбрәк сөйләде.
Экспертлар уңышлы муниципаль программа вәкилләренә үз бәяләрен һәм киңәшләрен бирде, Казан проектын беренче урында дип билгеләп үтте, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе.
«Акчарлак күле» паркы проекты республика Хөкүмәте, Казан Мэриясе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм 7-нче номерлы шәһәр клиника хастаханәсе ярдәме белән эшләнде.
Исегезгә төшерәбез, Яңа Савин районында яңа җәмәгать киңлеге быел барлыкка килде. 7-нче номерлы шәһәр хастаханәсе артында урнашкан Акчарлак күлләрен төзекләндерүнең беренче чираты кысаларында эшләр август аенда тәмамланды. Парк пациентларны тернәкләндерү һәм якын тирәдәге йортларда яшәүчеләрнең ял итү урынына әверелде: территориядә тернәкләндерү, гомуми физик йөкләнеш, арт-терапия, аэроионотерапия, фитотерапия, шулай ук җәмәгать бакчасы барлыкка килде.