В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Конкурста катнашу өчен 69 язучы, публицист, нәшрият һәм иҗат оешмасы гариза биргән
Фото: Казан епархиясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче декабрь). Казан епархиясе музее профессор Эдуард Володин исемендәге «Имперская культура» милли премиясе лауреаты булды. «Казанда Библиянең биш гасыры» проекты «Традицияләрне саклаучылар» номинациясендә җиңү яулады. Бүләкләү 19 нчы гыйнварда Россия Язучылар берлегендә узачак.
«Казанда Библиянең биш гасыры» кулъязма һәм иске китаплар күргәзмәсенә Россиядә Библияләрнең беренче тулы басмалары кертелгән. Алар арасында Острожская Библия (1581 ел), патша Алексей Михайлович Библиясе (1663 ел) һәм Елизавета Библиясенең беренче басмасы (1751 ел) бар. Экспозициянең бер бүлеге Изге Китапның гарәп, яһүд, кыргыз, татар, чуаш һәм башка телләрдәге басмаларына багышланган.
Күргәзмә Казан епархиясе музеенда майдан октябрьгә кадәр тәкъдим ителде, дип хәбәр ителә «Православие в Татарстане» порталында.
Эксперт комиссиясе составына Россия Язучылар берлеге, Изге Иоанн Златоустның рухи-агарту фонды, тәкъва Феодор Ушаковның рухи-патриотик үзәге һәм башка оешмаларның вәкилләре кергән.