Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.08.2023, 17:01

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты татар халык биюләре буенча мастер-класс белән тәмамланачак

Җанлы музыка өчен солистлар, баянчы һәм мультиинструменталистлар җавап бирәчәк

Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче август). Кабан күле яр буенда 24 нче августта «Хәрәкәттә – бәрәкәт» җәйге проектының йомгаклау чарасы узачак. Чараны татар халык биюләренә һәм уеннарына багышлаячаклар.

Кич проектның җәйге перформансларын берләштерә торган бию белән башланачак. Сәхнәгә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-артисты, «Яз» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рафаэль Мустяков, «Казан» бию ансамбленең әйдәп баручы солисты Данил Исхаков, педагог-хореограф, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты артисты Алия Мөхәммәтгалиева, балет артисты, «Мирас» үрнәкле балалар бию ансамбленең педагог-хореографы, Әстерхан татары Элеонора Үмәрова, «Казан» ансамбле экс-артисты, «Танцы на ТНТ» тапшыруының беренче сезон катнашучысы, «ИДЕАЛ» шоу балет җитәкчесе Александр Деветьяров, кичәнең алып баручысы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова чыгачак. Шуннан соң катнашучылар өчен мастер-класс үткәреләчәк.

Җанлы музыка өчен оста егетләр командасы – «Риваять» фольклор ансамбле солисты, баянчы Илнар Сафин, баянчы, тальян гармунда уйнаучы Ильяс Фәрхуллин, варганда, бәрмә һәм кыллы уен коралларында уйнаучы Айдар Абдрахимов һәм вокалист, думбырада һәм тальянда уйнаучы Айдар Ниязов җавап бирәчәк, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Чара 18:00 сәгатьтә башлана, шәһәрлеләрне Кабан күле яр буенда (Ш.Мәрҗани урамы ягыннан, Г.Камал театрының парковкасы астында) көтәчәкләр.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә тормышка ашырыла. Проект 2021 елда старт алды. Бу җәйдә татарларның этник төркемнәре биюләренә багышланган 11 мастер-класс оештырылды.

Барлык яңалыклар