Шәһәр урамнарында кешеләрнең эмоциональ фразалары һәм аларның психолог тарафыннан аңлатмалары язылган плакатлар пәйда булды
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче ноябрь). ТР башкаласы Мэриясе Enter интернет-журналы белән берлектә «Казан мәхәббәт турында кайгыртып» проектын башлап җибәрде. Аның ярдәмендә шәһәрнең төрле почмакларында кешеләрнең эмоциональ фразалары һәм аларның психолог тарафыннан аңлатмалары язылган плакатлар барлыкка килде.
Баннерлар сериясе шәһәр халкына көчле сүзләрнең һәрвакытта да кешенең эчке халәтен чагылдырмавын искә төшерә. Проект бер-береңне яхшырак аңларга һәм хисләрне үпкәсез бүлешергә ярдәм итәчәк, чөнки аңсыз эмоциональлек кайвакыт ярдәм сорап кычкыру була.
Шулай итеп, плакатларда мондый җөмләләрне күрергә мөмкин:
«Сиңа дусларың миннән кадерлерәк» / «Әйдә вакытны бергә үткәрик. Бу минем өчен мөһим»;
«Барысы да синең аркада!» / «Миңа җаваплылык алу авыр һәм сине гаепләү җиңелрәк»;
«Мине тынычлыкта калдыр!» / «Миңа синең ярдәмең кирәк, ләкин мин синең алдыңда көчсез булып күренергә теләмим».
Плакатлар реклама мәйданнарында, учреждениеләрдә, тукталышларда һәм җәмәгать киңлекләрендә, шул исәптән сәүдә үзәкләренең берсендә һәм Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта урнаштырылган. Ә инде иртәгә язулар Казанның иң зур медиафасадында — «Ак Барс Арена» стадионында пәйда булачак.