Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.08.2019, 17:04

Генплан проекты шәһәрнең табигый-рекреацион каркасын үстерү өчен нигез салды

Яңа парклар, иҗтимагый киңлекләр барлыкка китерү һәм сәнәгать зоналарын регенерацияләү планлаштырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август, Алсу Сафина). Касә янында зур яшел парк булдыру, Фәткуллин урамы буенча бульвар аша Елга портыннан яңа зоопаркка кадәр җәяүлеләр маршрутын тоташтыру, шулай ук Рус-Немец Швейцариясендә эко-яр буен булдыру планлаштырыла. Башкарма комитетта узган матбугат конференциясендә табигый-рекреация комплексын үстерү планнары турында Казанның баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова сөйләде. «Без шәһәрнең үсешен ядерлар, үзәк экологик системалар һәм шәһәрлеләргә якын булган скверлар, җәяүлеләр структуралары һәм урамнар белән элемтәләр булдыруда күрәбез», - дип билгеләп үтте ул.

Яшелләндерелгән территорияләрнең мәйданы 40%-ка артачак

Шәһәрнең яңа Генераль планы проекты нигезендә, 2035 елга Казанның яшелләндерелгән территорияләренең мәйданын 3483,5 гектарга, ягъни 40%-ка 12 мең гектарга кадәр арттыру планлаштырыла. Мондый күрсәткечләргә яңа парклар, иҗтимагый киңлекләр барлыкка килү һәм сәнәгать зоналарын регенерацияләү хисабына ирешү күздә тотыла. Аерым алганда, шәһәрдә 11 яңа яр буе, 600 сквер һәм мини-сквер, шулай ук яңа җәяүлеләр бульварлары челтәре барлыкка киләчәк.

Су объектларын исәпкә алып, табигый-рекреацион комплекс объектларының гомуми мәйданы, яңа Генпланда планлаштырылган чараларны 20 елдан соң тормышка ашыру шарты белән, 15 мең гектарга җитәчәк.

Махсус сакланыла торган табигый территорияләр статусы экологик тикшеренүләрдән соң бирелә

Казанның 2007 елда кабул ителгән Генпланы махсус саклана торган табигать территорияләре кебек сигез объект статусын ныгытты. Әмма яңа Генплан проектында тагын дүрт махсус саклана торган табигый территориянең чикләре билгеләнгән. Яңа Генплан проектында Җиңү паркына махсус саклана торган территория статусы бирелде. Бу махсус саклана торган табигый территориянең мәйданы 49,6 га тәшкил итә, шул исәптән 15,8 га инде төзекләндерелгән территория белән, 33,8 га территорияне әле чистартасы һәм төзекләндерәсе бар.

Дарья Толовенкова сөйләвенчә, мондый статус территорияләргә экологик тикшеренүләр үткәргәннән соң гына бирелә. Шулай итеп, Җиңү паркы очрагында территорияне тикшерү барышында Кызыл китапка кергән кошлар һәм 106 төр сирәк үсемлек табылган.

2035 елга аеруча саклана торган табигый территория статусын тагын 17 шәһәр территориясе алырга мөмкин, аерым алганда, Гаврилов урамы буенча урнашкан Казансу елгасының су баса торган урыны. Журналистларның сорауларына җавап биреп, Казанның баш архитекторы урынбасары Гаврилов урамы районындагы Казансу елгасы тугае территориясе 80 гектардан артык, әмма төзелеш өчен бары тик 20 га гына бирелгән, дип хәбәр итте. Д.Толовенкова сүзләренә караганда, нәкъ менә экологларның тикшеренүләре төзелешнең һәм кагылгысыз территориянең чикләрен билгеләргә ярдәм итә. Мисал итеп ул Аккош күле урман-парк зонасын һәм Горки-Әмәт урманын китерде. «Аккош күлендә кеше көймәдән һәм резин итекләрдән башка бара алмаган территорияләр бар, шулай ук парковкалар оештырган территорияләр юк түгел», – дип билгеләп үтте Дарья Толовенкова. Моннан тыш, Гаврилов урамы янында урнашкан табигать бәйләнешләрен бозмый торган яр буен булдыру күздә тотыла.

Субайдагы эко-яр буе

Яңа Генераль план проектында тагын бер махсус саклана торган табигый территория бар – Рус-Немец Швейцариясенең мәйданы 32,8 гектардан 128,5 гектарга кадәр арткан. Төп территория табигый-рекреация өлешен саклап калачак.

Үсеш концепциясе территорияне актив (инде урбанизацияләнгән территорияләргә) һәм пассив (табигый-экологик) зоналарга бүлүне күздә тота. Актив зоналар төп ике керү төркеменә тупланачак: Подлужная һәм Ершов урамындагы тимер юл күпере тирәсендә. Алар мәдәни, фәнни-танып белү һәм иҗтимагый киңлекләр, парковкалар, стритфуд зоналары булган мультиформат киңлекләрне күз алдында тота. Өстәмә керү зоналары Новаторлар урамында һәм Өченче транспорт дамбасы районында төзеләчәк.

Киләчәктә бу яшел массив Горький паркы янында урнашкан Миллениум күперенә илтә торган трасса өстендә җәяүлеләр күпере белән бәйле булачак.

Фестиваль кварталы, экстрим-парк, Фәткуллин һәм Гарифҗанов урамнары буйлап бульварлар

Дарья Толовенкова үзгәртеп корырга һәм саклап калырга кирәк булган территорияләргә җентекләбрәк тукталды. Мәсәлән, Аккош күлләре, «Комсомолец» паркының икенче чираты, Толстой скверы, «Миллениум» күпере астындагы Яшьләр экстрим-зонасы – шәһәрнең экстрим-берләшмәсе белән берлектә әзерләнә торган проект. Үзәк стадион һәм Цирк янында фестиваль кварталы булдыру тәкъдим ителә. Д.Толовенкова сүзләренә караганда, ул ЦУМ һәм «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексыннан Кремльгә илтә торган җәяүле элемтә була ала.

Фәткуллин урамындагы 1 км озынлыктагы бульвар Тинчурин скверы һәм Кабан күле аша Елга портын яңа зоопарк белән тоташтырачак. Киләчәктә бульвар янындагы юллардан тулысынча йөк транспорты чыгарылачак, ә автомобиль агымнары транспорт йөкләнешен киметү һәм җәяүлеләр өчен тагын да уңайлырак шартлар тудыру максатыннан күчереләчәк. Сүз уңаеннан, елга порты, Дарья Толовенкова билгеләп үткәнчә, территорияне комплекслы үстерү драйверларының берсе булачак.

Гарифҗанов урамындагы тагын бер бульвар Сыртланова урамындагы «Калейдоскоп» паркын Җиңү скверы белән бәйләргә тиеш.

«Казан» гаилә үзәге янында зур яшел парк булдыру планлаштырыла. «Без яшелләндерү һәм декоративлыкны гына түгел, микроклиматны да эшләдек, - дип сөйләде шәһәрнең баш архитекторы урынбасары. - Белгечләр җил агымын исәпләгән, һәм салкын чорлар өчен яшел үсентеләр ярдәмендә җил саклау структурасын эшләгәннәр».

Фоторепортаж
Казанның генплан проекты буенча җәмәгатьчелек фикер алышулары нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе
Барлык яңалыклар