В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аңа Россия Президенты гранты җибәреләчәк.
Фото: Денис Гордийко
Татарстанның Кукмара һәм Саба районнарында беренче паллиатив кабинетлар ачылды, алар республиканың башка районнарында да барлыкка киләчәк. «Бу безнең зур шатлыгыбыз һәм горурлыгыбыз, чөнки нәкъ менә бурычның үтәлеше, аның нәтиҗәлелеге һәм социаль эффекты бәяләнә. Бу безнең паллиатив ярдәм кабинетларын ачу өчен беренче проектыбыз иде. Аның эшләвенә һәм авыручы пациентларга файда китерүенә шатмын», – дип билгеләп үтте фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов.
Искәртеп узабыз, хәзер шулай ук Казан хосписының икенче корпусы төзелә. Ул, нигездә, хәйрия иганәләренә эшләнә. Казанлылар «Хосписны бергә төзибез» марафонына кушыла һәм теләсә нинди сумманы картага яки хоспис счетына күчерә ала – барлык кирәкле реквизитлар Анжела Вавилова исемендәге фонд сайтында бастырылган.
Төзелеш эшләре тәмамланганнан соң, икенче стационарда, ким дигәндә, 60 урынга өлкәннәр бүлеге ачылачак, ихтыяҗ булган очракта, аны 200 урынга кадәр җәелдерергә мөмкин булачак. Гамәлдәге хосписта исә территорияне киңәйтү һәм балалар бүлеген ачу планлаштырыла.