Киләсе елга шәһәр бюджеты керемнәре һәм чыгымнары 28 млрд 135,6 млн сумны тәшкил итәчәк.
Фото: Марат Мугинов
Проект нигезендә, 2021 елга шәһәр бюджеты керемнәр һәм чыгымнар буенча 28 млрд. 135,6 млн сум тәшкил итәчәк, 2022 елга – 27 млрд 549,4 млн сум, 2023 елга – 26 млрд 914 млн сум. Документ проекты соңгы мәртәбә декабрь аенда Казан шәһәре Думасы сессиясендә каралачак.
Халык алдында тыңлауларны ачып, Казан башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин карала торган проектның 22-нче октябрьдә Казан муниципаль берәмлеге документлар һәм хокукый актлар җыентыгын махсус чыгарылышында басылып чыкканлыгын искәртте, шәһәр халкының документ белән танышу мөмкинлеге бар иде.
Икътисади үсеш комитеты рәисенең беренче урынбасары Гүзәл Минһаҗева Казанның 2021 елга һәм 2022-2023 елларның планлы чорына социаль-икътисадый үсеш фаразы турында сөйләде. Ул агымдагы елның 9 аенда шәһәрнең социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләрен анализлау нигезендә Россия һәм Татарстан икътисады үсешенең сценар шартларын исәпкә алып эшләнгән.
Шулай итеп, агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айларында кулланучылар бәяләре индексы 2019 ел дәрәҗәсенә карата 102,7%-ны тәшкил итте. Уртача алганда, ел нәтиҗәләре буенча һәм уртача сроклы перспективада инфляция 4% дәрәҗәсендә көтелә.
2020 елда сәнәгать җитештерүенең үсеше 104% дәрәҗәсендә бәяләнә. Сәнәгать җитештерүен үстерү локомотивлары булып химия производствосы, электр энергиясе, газ һәм пар белән тәэмин итү, машиналар һәм җиһазлар җитештерү тора. Урта сроклы перспективада сәнәгать җитештерүенең уртача үсеш темплары көтелә.
«Предприятиеләрнең тотрыклы үсешенең һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрүнең мөһим факторы булып икътисадка инвестицияләр җәлеп итү тора. 2020 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Казан предприятиеләре тарафыннан төп капиталга 60 млрд сумга якын инвестицияләр җәлеп ителде. 2020 елда төп капиталга инвестицияләр күләме 100% дәрәҗәсендә бәяләнә. 2021 елда инвестицияләрнең фаразланган күләме – 170 млрд сум», – дип сөйләде Г.Минһаҗева.
Коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә аеруча зыян күргән кулланучылар базары турында сөйләгәндә, ул билгеләп үткәнчә, узган чорда Казан сәүдә үзәкләрендә сатып алу трафигы узган ел белән чагыштырганда уртача 20%-ка кимеде. Сәүдә үзәкләре эшчәнлеген чикләү бетерелгәннән соң әкренләп торгызыла башлады. 2020 елның 9 аенда ваклап сату әйләнеше 383 млрд сум тәшкил итте. Ел нәтиҗәләре буенча ваклап сату әйләнеше 2%-ка артыр дип көтелә.
«Бәяләүләр буенча, 2020 елда килеп туган начар эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә эшсезлек 2,76% тәшкил итәчәк. Киләсе елларда ул икътисадый актив халыкның 1,2-1,5%-ы дәрәҗәсендә фаразлана», – дип йомгаклады спикер.
Казан башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин 2020 елда бюджет үтәлеше гадәттән тыш катлаулы шартларда уза, дип хәбәр итте. «Дөнья базарында яңа коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле нефтькә бәяләр төшү нәтиҗәсендә, дөнья масштабында, Россия Федерациясендә, Татарстанда һәм Казанда икътисад үсешенең темплары кимү шәһәр бюджеты үтәлешенә тискәре йогынты ясады», – диде ул. 2020 елның 9 аенда салым һәм салымга бәйле булмаган керемнәр 10 млрд 360,3 млн сум күләмендә кергән, бу узган елның шул ук чорына караганда 808 млн сумга кимрәк.
И.Мөхәммәтшинның сүзләренә караганда, якындагы өч елда Казанның салым һәм бюджет сәясәтенең төп максаты бюджет тотрыклылыгын саклап калу, тиешле керем күләмен алу, фаразланган салым системасын булдыру.
2021 елга бюджетның керем өлеше 28 млрд 135,6 млн сум күләмендә фаразланган, бу ел өчен расланган бюджеттан 3 млрд 171,6 млн сумга күбрәк. Салым һәм салымга бәйле булмаган керемнәрнең гомуми күләме 15 млрд 296 млн сум тәшкил итәчәк, шуларның 13 млрд 143 млн сумы салым керемнәренә һәм 2 млрд 152 млн сумы салымга бәйле булмаган керемнәргә туры килә. Бюджетара трансфертлар 12 млрд 839,8 млн сум тәшкил итәчәк.
Казан бюджетының салым керемнәренең төп чыганаклары булып, элеккеге еллардагы кебек үк, физик затлар керемнәренә салым, җир салымы һәм җыелма керемгә салым кала, алар бюджет кеременең 89%-ын тәшкил итә.
Физик затлар керемнәренә салым иң зур керем чыганагы булып тора, ул шәһәр бюджеты керемнәренең зур өлешен тәэмин итә. Салым керемнәренең гомуми күләмендә аның өлеше соңгы елларда арта, аның өлешенә киләсе елга планлаштырылган бюджетның барлык салым керемнәренең 46,2%-ы туры килә, дип билгеләп үтте финидарә башлыгы. Бу салым шәһәр бюджетына керү күләме 2021 елга 6 млрд 74 млн сум булыр дип фаразлана.
Шәһәр бюджетына тулысынча күчерелә торган җир салымы өлешенә бюджетның барлык салым керемнәренең 25%-ы туры килә. Фараз 2021 елга 3 млрд 283 млн сум тәшкил итә.
Җыелма керемгә салымнар буенча кертемнәр 2 млрд 351 млн сум күләмендә фаразлана. Шулай ук физик затлар мөлкәтенә салым да бюджетның зур керем чыганагы булып тора. Салым кертемнәре фаразы 1 млрд 73 млн сум күләмендә бәяләнә. Шулай ук шәһәр бюджетына 363 млн сум күләмендә башка салым керемнәренең керүе планлаштырыла.
2020 елга шәһәр бюджетына салымга бәйле булмаган керемнәр кертүне фаразлау 2 млрд 152 млн сум яисә үз керемнәренең 14,1%-ын тәшкил итә. Алар муниципаль милектәге мөлкәттән файдаланудан керемнәр, мөлкәтне һәм җир кишәрлекләрен сатудан керемнәр һәм башка салымга бәйле булмаган керемнәрне үз эченә ала.
Шәһәр бюджетының зур керем чыганагы булып шулай ук Татарстан Республикасы бюджетыннан килә торган бюджетара трансфертлар тора. 2021 елга бюджет проектында аларның кертемнәре 12 млрд 839,8 млн сум күләмендә фаразлана, бу агымдагы елда расланган бюджет дәрәҗәсеннән 41,3%-ка артык. «Түләүсез кертемнәр күләмен арттыру шәһәргә һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез белем бирү хезмәтләрен күрсәтүгә һәм гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү чараларын тәэмин итүгә субсидия каралу белән бәйле», – дип аңлатты И.Мөхәммәтшин.
Моннан тыш, җәмәгать транспорты хезмәтләреннән бертигез файдалану мөмкинлеген тәэмин итүгә субвенция күләмнәре 178 млн сумга арткан. Шулай ук беренче тапкыр 1-4 сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар туклану оештыру буенча чыгым йөкләмәләрен 418 млн сум күләмендә финанслауда катнашу каралган.
Казан бюджетының чыгым өлеше 2021 елга 28 млрд 135,6 млн сум тәшкил итә. Шәһәр бюджеты чыгымнары 7 дәүләт программасы кысаларында төзелгән, шуларның иң зурлары – «ТР мәгарифен һәм фәнен үстерү» һәм «ТР транспорт системасын үстерү», шулай ук 13 муниципаль программа.
«Алдагы еллардагы кебек үк, чыгымнарның иң зур өлеше, ә атап әйткәндә, гомуми күләмнең 78,2%-ы социаль-мәдәни өлкәгә туры килә. Бу тармактагы чыгымнар үсеше 2020 ел белән чагыштырганда 2 млрд 718 млн сум тәшкил итте», – диде спикер һәм социаль-мәдәни өлкәгә чыгымнарның 70%-ы хезмәт өчен түләү чыгымнарын алып тора, дип өстәде.
Элеккечә, бюджет чыгымнарында иң зур бүлек булып «Мәгариф» кала бирә. Аны финанслауга 17 млрд 679 млн сумнан артык акча җибәрү планлаштырыла. Финанс идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, әлеге акчалар мәктәпкәчә белем бирү хезмәтләре белән 76 мең тәрбияләнүчене, гомуми белем бирү хезмәтләре белән -140 мең укучыны, өстәмә белем бирү хезмәтләре белән 80 мең баланы тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Депутат Мәдинә Сабирҗан бюджетта кече сыйныф укучыларын бушлай тукландыруны һәм ташламалы кешеләрне бушлай тукландыруны тәэмин итү өчен акча тулысынча каралганмы икәненә ачыклык кертте. «Акчалар хәзерге уку елы башына контингенттан чыгып салынган, – диде И.Мөхәммәтшин. – Өстәвенә, 58% – федераль бюджеттан һәм 42% – шәһәрнекеннән. Шулай ук 5-11-нче сыйныф укучылары өчен ташламалар да сакланып калган. Закон буенча каралган барлык чаралар бюджетта каралган».
Яшьләр сәясәтенә 582 млн сум каралган. «Әлеге бүлек буенча чыгымнарның артуы яңа учреждениеләр кертү һәм каникуллар вакытында балаларның ялын оештыру чыгымнарын арттыру исәбенә булды», – дип билгеләп үтте спикер.
«Мәдәният» бүлеге буенча чыгымнар 895 млн сум күләмендә каралган. Акчалар халыкка китапханә хезмәте күрсәтүне һәм ял итүне оештыруга, шулай ук шәһәрдә яшәүчеләрне мәдәният учреждениеләре хезмәтләре белән тәэмин итүгә юнәлдереләчәк.
Парклар һәм скверлар дирекциясе эшчәнлеген оештыруга 145 млн сум юнәлдерү планлаштырыла.
«Социаль сәясәт» бүлеге буенча бюджет чыгымнары 1 млрд 779,6 млн сум күләмендә каралган.
Физкультура һәм спортка чыгымнар 1 млрд 36 млн сум күләмендә фаразлана. Бу 29 спорт мәктәбендә 17 меңнән артык баланы спорт белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Акчаны шулай ук спорт чараларын һәм ярышларны уздыруга да тотачаклар.
«Сәламәтлек саклау» бүлегендә санитар-профилактик чаралар уздыру буенча дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга 20,9 млн сум күләмендә чыгымнар исәпкә алынды.
Бюджетның башка чыгымнары күләме 6 млрд 143 млн сумны тәшкил итә, диде И.Мөхәммәтшин. Бу бүлеккә гомумдәүләт мәсьәләләре, милли икътисад, торак-коммуналь хуҗалык, милли иминлек, әйләнә-тирә мохитне саклау, муниципаль бурычка хезмәт күрсәтү кертелгән. «Шулай ук шәһәр бюджеты проектында Татарстан Республикасы бюджетына бюджетара субсидияләрне 65,6 млн сум күләмендә күчерү чыгымнары каралган», – дип өстәде И.Мөхәммәтшин.
«2021 елга Казан бюджеты проекты күрсәткечләре эшләнгән һәм бюджетның гомуми баланслылыгы принцибына җавап бирәләр», – дип йомгаклады нотыкчы.
Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров, ни өчен 2022 һәм 2023 елга бюджет күләменең фаразланган күрсәткечләре 2021 елга караганда күпкә түбәнрәк, дип ачыклык кертте. «Киләсе ел бюджеты база булып тора. Без һәрвакыт, киләсе елны караганда, федераль үзәктән безгә нинди вәкаләтләр тапшырылуын төгәлрәк карыйбыз, саннарны ачыклыйбыз. Бюджетны без бер елга карыйбыз, калганнары фараз буенча», – дип аңлатты финанс идарәсе җитәкчесе.
Чакырылган эксперт, икътисадый фәннәр докторы, КФУ финанс базарлары һәм финанс институтлары кафедрасы профессоры Надия Сабитова билгеләп үткәнчә, проект шәһәр вәкаләтләре һәм бюджет законнары нигезендә төзелгән.
Барлык тәкъдимнәрне карау нәтиҗәләре буенча бюджет проекты эшләнеп бетәчәк һәм Казан шәһәр Думасы каравына тапшырылачак.