В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласы җиңү өчен 14 шәһәр белән көрәшә, алар арасында Анталья, Богота, Кейптаун, Мангейм, Сан-Паулу, Тәһран бар
Фото: Марат Мөгыйнов
«Тамашачылар симпатиясе призы» номинациясендәге сораштыру 30 нчы ноябрьгә кадәр ачык булачак. Декабрьдә жюри премиянең биш җиңүчесен атаячак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кече Акчарлак күлен төзекләндерү проекты дәрәҗәле дөнья премиясе шорт-листына кергән Россиянең бердәнбер инициативасы булып тора. Конкурска 54 илнең 193 шәһәреннән 274 гариза бирелгән.