В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Мәрхәмәтле Казан» проектын оештыручылар хәйрия фондлары эшенә арадаш нәтиҗәләр ясады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель). Республикада һәм аның башкаласында үзизоляция режимы кертелгәннән бирле хәйрия фондларына йөкләнеш артты. Коммерциячел булмаган оешмалар ашыгыч рәвештә барлык аз керемле гражданнарны тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итә, азык-төлек һәм гигиена җыелмаларын бүләләр, саклык битлекләрен тегәләр һәм башка юллар белән ярдәм итәләр.
«Мәрхәмәтле Казан» проектын оештыручылар хәйрия фондлары эшенә арадаш нәтиҗәләр ясады. Мәсәлән, «Приют» ярдәм пунктында үзизоляция режимының беренче көненнән мохтаҗларга 494 тапкыр кунарга мөмкинлек бирелгән, 3320 порция төшке аш һәм 1140 сезонлы кием комплекты таратылган. Ярдәм пунктында мунча комплексы хезмәтләре һәм чәчтараш хезмәте 120 тапкырдан артык күрсәтелгән.
«Яхшы фудтрак» проектын атна саен тормышка ашырган «Яшәү ризыгы» фонды йортсызларга һәм мохтаҗларга атнасына өч көн 110-шар порция ашарга өләшә. Апрель башыннан 570 порция таратылган.
Фондлар матди гына түгел, ә мораль ярдәм дә күрсәтә. Әйтик, «Игелек салават күпере» фонды кешеләрне социаль һәм психологик мәсьәләләр буенча консультацияли. Үзизоляция режимы гамәлдә булган чорда аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә, онкологик авыруларга, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, инвалидларга, авыр тормыш хәленә эләккән кешеләргә ярдәм күрсәтелгән (256 кешегә). Шулай ук фонд «Икмәк - бар нәрсәгә баш» яңа проектын эшләтеп җибәрде, аның кысаларында оешма бодай һәм арыш оны сатып ала, ә волонтерлар өйдә икмәк пешерә.
Ярдәмгә республиканың битараф булмаган халкы да кушыла. Чүпрәле районының Городище авылында яшәүчеләр Татарстандагы 61 гаиләгә 10 кг азык-төлек җыелмалары тапшырган, шулай ук Югары Ослан халкы 10 кг бәрәңге, кишер һәм чөгендерне алты мохтаҗ гаиләгә биргән.
Инде «Зәкәт» хәйрия фонды, «Начало пути» оешмасы, «Благодарение», «Альпари», «Чуткие сердца», «Благие дела» фондлары, «Плюс один» проектында катнашучылар, «Твори добро» миссиясе һәм «Умиление» гаиләне, аналарны һәм балачакны яклау үзәге хезмәткәрләре 3 меңнән артык азык-төлек җыелмасы таратты.
Битлек ясау һәм тарату белән «Все для детей» оешмасы ярдәм итә. 30-нчы марттан башлап 600 битлек тегелде, дип хәбәр итә «Мәрхәмәтле Казан».
«Мамин дом» кризиска каршы үзәгендә хәзер 10 кеше яши: йортсыз калган 4 әни һәм 6 бала. Ә «Ярдәм» хәйрия фонды «Гомер юлы» социаль проектын эшләтеп җибәрде, аның ярдәмендә инвалидлар, ялгыз пенсионерлар, аз керемлеләр һәм күп балалы кешеләр көн саен волонтерлардан бушлай кайнар туклану, медикаментлар һәм битлекләр ала.
Исегезгә төшерәбез, хәйриячелеккә бизнес-бергәлек вәкилләре дә кушыла. COVID-19 белән авыручыларны дәвалаучы табибларны урнаштыру өчен шәһәрнең кунакханә комплексларын билгелиләр, рестораннар медицина хезмәткәрләре өчен туклану бирә, ә башка компанияләр табибларны һәм шәфкать туташларын махсус кием һәм саклау чаралары белән тәэмин итүдә ярдәм итә.
«Мәрхәмәтле Казан» проектларына теләүчеләр турыдан-туры хәйрия фондларына мөрәҗәгать итеп кушыла ала, мәгълүматны сайтта ачыкларга мөмкин.