Премиядә 2018 елның октябреннән гамәлгә ашырылган проектлар белән катнашып була.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче август). Russian Event Awards 2019 вакыйгалы туризм өлкәсендә илкүләм премия алуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Премиядә 2018 елның октябреннән гамәлгә ашырылган проектлар белән катнашып була.
Быел Russian Event Awards кысаларында өч төбәк конкурсы узачак. Иң яхшы проектлар ноябрьдә Самарада узачак Илкүләм премиянең финалына чыгачак.
Конкурста катнашырга төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге төрле юнәлештәге чараларны оештыручылар – вакыйгалы туризм өлкәсендәге проектларны тормышка ашырган дәүләт, коммерция һәм коммерцияле булмаган оешмаларның авторлары яки авторлык коллективлары чакырыла.
Конкурста катнашу өчен премиянең рәсми сайтында теркәлергә һәм конкурс материалларын - туристик вакыйганың тасвирламасы һәм презентациясен урнаштырырга кирәк.
Идел буе һәм Урал федераль округларында катнашучылардан гаризалар 10-нчы сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Исегезгә төшерәбез, узган ел «Тәмле Казан» гастрономия фестивале Russian Event Awards 2018 илкүләм премиясе кысаларында гастрономик туризм өлкәсендә иң яхшы вакыйга дип танылды.