В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гариза бирү кампаниясе ун номинация буенча 1 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
Конкурста катнашучылар «Иң яхшы портье», «Иң яхшы җыештыручы», «Эчке һәм тышкы туризм буенча иң яхшы менеджер», «Иң яхшы ресторан менеджеры», «Иң яхшы официант», «Иң яхшы бармен», «Иң яхшы аш-су остасы», «Иң яхшы кондитер», «Иң яхшы сити-блогер» һәм «Атылучы йолдыз» исемнәре өчен көрәшәчәк. Гаризалар ун номинация буенча 1 нче ноябрьгә кадәр сылтама буенча кабул ителә.
Сынау нәтиҗәләре буенча жюри һәр номинациядә өч җиңүчене билгеләячәк. Конкурста катнашучылар диплом, истәлекле бүләкләр, кубок, 50 мең сум күләмендә акчалата сертификат һәм башка бүләкләр алачак.
Исегезгә төшерәбез, узган ел конкурска туризм өлкәсендәге 120 дән артык вәкил гариза биргән иде. Төбәкара этап нәтиҗәләре буенча жюри тугыз номинациядә 26 җиңүче һәм призер билгеләде. Җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләрне Казан Мэры Илсур Метшин тапшырды.