В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда 14 яшьтән башлап теләгән һәркем катнаша ала
Фото: Марат Мөгыйнов
Быел парклар һәм скверлар исемлегенә Казанның 24 объекты кергән. Алар арасында Зур Акчарлак күле территориясе (икенче чират), Түбән Кабан күле яр буе (өченче чират), филармония янындагы сквер, «Волжские просторы» паркы, «Тәбриз» скверы һәм башкалар бар. Объектларның тулы исемлеге белән сылтама буенча танышырга була.
Моннан тыш, татарстанлыларның «Безнең ишегалды» республика программасы буенча өстенлекле тәртиптә төзекләндереләчәк 200 йорт территориясен сайлап алу мөмкинлеге бар. Казанда күпфатирлы 452 йортның ишегалларын яңарту күздә тотыла.
Сораштыруда 14 яшьтән өлкәнрәк һәркем катнаша ала. Моның өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталыннан яки «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасыннан файдаланырга кирәк.