В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кандидатлардан гаризалар 21-нче июньгә кадәр кабул ителә.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июнь). Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифасына сайлап алу кысаларында гаризалар кабул итү дәвам итә. Кандидатлардан гаризалар элек 14-нче июньгә кадәр кабул ителгән иде. Хәзер аларны 21-нче июнь 18.00 сәгатькә кадәр җибәрергә мөмкин.
Вакантлы вазифага дәгъва кылучыларга анкета тутырырга, шулай ук кандидатның үзе турында мәгълүмат һәм яшьләр сәясәте өлкәсен үстерү турында күзалланган презентация әзерләргә кирәк.
Әңгәмәләр һәм презентацияләр нәтиҗәләре буенча финалистлар билгеләнәчәк, алар Казан Мэры Илсур Метшин һәм эксперт советы әгъзалары белән очрашачак. Шәһәр башлыгы халыкны Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазыйфасына ачык сайлап алуда катнашырга чакырды.
Кандидатларга карата төп таләпләр арасында – югары белемгә ия булу, бер елдан да ким булмаган муниципаль хезмәт стажы яисә белгечлек, әзерлек юнәлеше буенча кимендә ике ел эш стажы. Кандидат муниципаль хезмәт турындагы законнар таләпләренә һәм коррупциягә каршы тору таләпләренә туры килергә тиеш.
Исегезгә төшерәбез, комитетны элек җитәкләгән Айрат Фәизов Казанның Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары вазифасына күчте.