В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гаризаны 20 нче сентябрьгә кадәр җибәрергә мөмкин
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче сентябрь). Яшьләр сәясәте лидерлары арасында социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алуга конкурста гариза бирү кампаниясе срогы 20 нче сентябрьгә кадәр озайтылды. Катнашуга 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр кертелә. Бу конкурсның өстенлеге шунда ки, никахта булмаган гражданнар да карала, әмма ТР территориясендә теркәлгән булырга һәм эшләргә кирәк.
Түбәндәге категория кешеләр катнаша ала:
- башкарма комитетларның яшь хезмәткәрләре;
- ведомство карамагындагы учреждениеләр һәм оешмаларның яшь белгечләре;
- студентлар һәм яшьләр үзидарәсе органнары активистлары;
- яшь галимнәр һәм укытучылар;
- сәнәгать предприятиеләрендә, башка оешмаларда, шул исәптән дәүләтнеке булмаган оешмаларда яшьләр белән эшләү өчен җаваплы хезмәткәрләр.
Шулай ук мөрәҗәгать итүченең ТР яшьләр сәясәте, мәгариф һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендәге казанышлары да мәҗбүри шарт булып тора. Җиңүчеләр социаль ипотека шартларында, квадрат метрның ташламалы бәясе 28,5 елга кадәр 60-70 мең сум булган чиста бизәлештә фатир сатып алу мөмкинлеге ала алачак.
Тулырак мәгълүматны сылтама буенча алырга мөмкин.