В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хедлайнер Казанның «Мураками» рок-төркеме булачак
«Елмай» балалар паркында 19 июльдә «Бөке» рок-фестивале узачак. Казанлылар өчен 15 музыкаль коллектив чыгыш ясаячак. Фестивальнең хедлайнеры Казанның танылган «Мураками» төркеме булачак
Халыкны рок жанрындагы җырлары белән сөендерәчәк 15 музыкаль коллективның җанлы башкаруыннан ләззәт алырга чакыралар. Фестивальнең кульминациясе Казанның танылган «Мураками» рок-төркеме чыгышы булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Рок-музыканы яратучыларны «Елмай» паркы сәхнәсе янында көтәчәкләр. Фестиваль 12:00 дән 22:00 гә кадәр дәвам итәчәк. Керү ирекле.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «Урам» экстрим-паркында бушлай чаралар сериясе узачак. Бүген, 15 июльдә, казанлыларга кинологтан интерактив лекциядә этләр белән аралашудан куркуны җиңәргә һәм дүрт аяклы хайваннарга карата ышаныч хисен үстерергә тәкъдим итәләр.