Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.06.2020, 10:18

Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының хәрби хезмәткә чакырылучылары Татарстан пунктына юнәлделәр

Бүген егетләр Владимирдагы хәрби-космик кораллы көчләргә, шулай ук Уссурийскидагы коры җир гаскәрләренә хезмәт итәргә китәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь, Алинә Бережная). ТР башкаласында 13-нче июньдә башланган хәрби хезмәткә язгы чакыруның икенче этабы дәвам итә. Бүген шәһәрнең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хәрби комиссариатыннан Татарстан җыелма пунктына 12 егет китте.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарыннан язгы чакырылыш кампаниясенә барлыгы 179 кеше хәрби хезмәткә җибәрелергә тиеш. Беренче этап нәтиҗәләре буенча армиягә 24 кеше сайлап алынган инде.

«Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең иң кызган чагы, без планга сыешабыз, 15-нче июльгә кадәр барлык 179 хәрби хезмәткә чакырылучыны җибәреп өлгерергә тиешбез», - диде Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хәрби комиссары Михаил Венедиктов.

Республика җыелма пунктына җибәрү хәрби комиссия утырышыннан соң була, биредә катнашучыларның сәламәтлек торышы, гаилә хәле, шулай ук белем дәрәҗәсе буенча мәгълүматлар нигезендә яшь солдатларның хезмәт урынын билгелиләр. Комиссия нәтиҗәләре буенча, бүген егетләр Владимирдагы хәрби-космик кораллы көчләргә, шулай ук Уссурийскидагы коры җир гаскәрләренә хезмәт итәргә китәчәк.

Җибәрүгә ике көн кала барлык хәрби хезмәткә чакырылучылар коронавирус инфекциясе булмауга тест уза. Җыелма пунктка аларны мәҗбүри санитар эшкәртү узган автобуста китерәләр.

Егетләр дулкынлана, ни дисәң дә бүген алар өчен җаваплы көн. «Мин хезмәт итәргә телим, бу һәр ир-атның бурычы һәм вазифасы. Армиядә үзем өчен яңа мөмкинлекләр ачарга, яңалыкка омтылырга һәм ныклыкка өйрәнергә телим», - дип сөйләде 23 яшьлек хәрби хезмәткә чакырылучы Наил Фәйзуллин.

Егетләр генә түгел, үз балаларын озата баручы туганнары да борчыла. «Мин үземнең оныгым белән горурланам. Китәр алдыннан мин аңа намус белән хезмәт итәргә, өйгә лаеклы рәвештә кайтырга кирәк, дидем. Аны сагыначакбыз, әмма хезмәт елы аның файдасына булырга тиеш», - диде хәрби хезмәткә алынучыларның берсенең бабасы Әмир Тихинов.

Армиягә китәр алдыннан яшьләр тагын бер тапкыр медицина тикшерүе узачаклар һәм бер тәүлек эчендә хезмәт урынына китереләчәкләр. Казаннан язгы чакырылышта 680 кеше хезмәткә китәчәк.
Фоторепортаж
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының хәрби хезмәткә чакырылучыларын Татарстан пунктына җибәрү, 17.06.2020
Барлык яңалыклар