В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда Россия, Бразилия, Аргентина, Уругвай, Сербия һәм Иран спортчылары катнашачак.
Фото: vk.com/gamesofuture
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче апрель). 16-19 нчы майда Казан теннис академиясендә футбол буенча «Фиджитал уеннар» узачак. Беренчелек өчен Россия, Бразилия, Аргентина, Уругвай, Сербия һәм Ираннан 56 спортчы көрәшәчәк. Приз фонды 2,9 млн сум тәшкил итәчәк.
Фиджитал-футбол – классик футзалда 5 кә 5 һәм виртуаль футбол форматында уйнау комбинациясе. Ярышларда 8 команда катнашачак. Беренче этапта спортчылар футбол симуляторында матч уйнаячак, шуннан соң уен мәйданчыгына чыгачак. Җиңүчене ике этапта кертелгән голлар суммасы буенча билгелиләр.
Футбол буенча «Фиджитал уеннар» «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының спорт программасына керәчәк. Ярышларны 4 меңнән артык кеше караячак дип көтелә. Ярышларны оештыруда 89 волонтер катнашачак, дип хәбәр итә «Киләчәк уеннар»ы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, «Фиджитал уеннар» ТР башкаласында 2024 елда шәһәрдә узачак «Киләчәк уеннар» турниры алдыннан тест чаралары буларак үткәрелә. Барлыгы 5000 нән артык катнашучы көтелә. Бөтен дөнья буенча киберярышларны 150 миллионга якын онлайн-тамашачы караячак дип фаразлана.