В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
300 урынга исәпләнгән өстәмә корпусны 1 нче декабрьдә тапшыру планлаштырыла
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы октябрь). Казанның Идел буе районындагы 19 нчы гимназиягә төрттерелгән бинаның төзелеше 51% ка үтәлгән, яңа корпусны 1 нче декабрьдә тапшыру планлаштырыла. Бинаны төзү проект куәтенең шактый артуы белән бәйле. Хәзерге вакытта 800 урынга исәпләнгән мәктәптә 1813 бала белем ала.
Бүгенге көндә беренче һәм икенче катларда кирпеч салу, монолит төзелеше, түбәдә парапетлар урнаштыру, цокольны штукатуркалау буенча эшләр тәмамланган.
Вентиляция монтажы 86% ка башкарылган, фасад 60% ка җылытылган. Подвалның электр монтажлау эшләре 95% ка, ә беренче катта 60% ка башкарылган.
Элегрәк KZN.RU Казан Мэры 19 нчы гимназиянең яңа корпусын төзү эшләренең барышын бәяләде дип җиткергән иде.