Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.06.2023, 09:15

«Якынча 70 кешене коткарырга тиеш идем»: 23 яшьлек казанлы ничек Россиянең Мактаулы доноры булган

Бөтендөнья кан доноры көнендә KZN.RU порталы кемгә донор ярдәме кирәклеген һәм ни өчен донорлык турындагы мифларга ышанырга ярамаганлыгын җиткерде

Фото: Никита Кирилловның шәхси архивы

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче июнь, Диана Жиленкова). Ел саен Татарстанда донорлар 55 тоннадан артык бөтен кан тапшыра, 33 меңгә якын кеше волонтер була. 2023 ел башыннан Республика кан банкы 23,8 тонна бөтен канга тулыланган, 20 меңнән артык активист үз өлешен керткән. Бүген, Бөтендөнья кан доноры көнендә, KZN.RU порталы бер волонтер күпме гомерне коткара ала һәм ни өчен авыру йоктыру куркынычы турындагы миф инде күптән искергәнлеге турында җиткерде.

«200-300 донациягә кадәр беркем дә җитми диярлек»

«Без хирурглар түгел. Ләкин без табибларга пациентның гомерен саклап калу өчен корал бирәбез. Безнең кан урынына башка алмаш юк әле», – дип билгеләп үтә Татарстандагы Россиянең иң яшь Мактаулы доноры Никита Кириллов. Беренче тапкыр ул 2019 елда кан тапшырган һәм хәзер аның 67 донациясе бар.

Беренче донацияне ул әлегә кадәр хәтерли – бу 2019 елның 4 феврале була. Никита сүзләренчә, ул бөтенләй курыкмаган, процедурага әзерлек, туклану һәм башка мәьсәләләрне алдан өйрәнгән. Күп кан салынган пакет кына бераз куркыткан, шуңа күрә ул аңа карамаска тырышкан.

Кагыйдәләр буенча, бөтен канны ике ай саен, ә аның компонентларын ике атна саен бирергә мөмкин. Соңрак Никита икенче ысулга күчә, шуның ярдәмендә ул яшь килеш Мактаулы донор була ала. Ләкин аның фикеренчә, чын супергеройлар – 200-300 һәм аннан да күбрәк донация үткән активистлар. Татарстанда андый кешеләр бар икән.

«40-60 донация узгач, аларга бер тапкыр игътибар итәләр. Ә аннан соң донорлар «ирекле йөзү»гә китә. Димәк, яңа килүчеләргә һәм алга таба баручыларга игътибар итәләр, ләкин, ышаныгыз, 200-300 донациягә кадәр беркем дә барып җитми, бу бик сирәк күренеш. Күз алдыгызга китерегез, моңа ничә ел китә, һәм алар күпме вакыт сәламәтлекләрен ныгыталар. Минемчә, мондый кешеләрне күрергә кирәк, аларга тиңләшергә кирәк», – дип билгеләп үтә яшь кеше.

Планлы операцияләрдән алып онкологиягә кадәр: донор каны кемгә кирәк булырга мөмкин?

Кайбер шартларда һәм авыруларда донор каны медицинаның барлык өлкәләрендә кирәк булырга мөмкин, ди ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгенең донор каны һәм аның компонентларын әзерләү бүлеге мөдире Юлия Лаврентьева.

18 яшьтән өлкәнрәк һәм 50 килограммнан артык авырлыктагы һәр сәламәт кеше донор була ала. Әмма моның өчен каршы күрсәтмәләр булмаска тиеш. Һәр донация алдыннан волонтер медицина тикшерүе уза. Каршы күрсәтмәләр даими дә, вакытлыча да була ала.

«Мәсәлән, онкология, кайбер йогышлы һәм паразитар авырулар, кан авырулары һәм башкалар даими авырулар булып тора, алар белән донор булырга ярамый. Вакытлыча очрый торганнары: ангина, грипп, ОРВИ, кискенләшү стадиясендә кискен яки хроник авырулар һәм башкалар», – дип билгеләп үтте Юлия Лаврентьева.

Донациягә 24 сәгать кала ачы, ысланган һәм кыздырылган ризык, тозлы әйберләр, сөт продуктлары, йомырка, майлы балык һәм ит, колбаса һәм башка продуктларны ашарга ярамый. 48 сәгать эчендә алкоголь кулланырга ярамый, ә 72 сәгать эчендә аспирин һәм анальгетиклар булган дарулар эчү тыела.

Процедурага бер сәгать кала тәмәке тартудан тыелырга кирәк. Иртә белән җиңелчә иртәнге аш ашарга киңәш ителә. Йокысыз төннән, төнге дежурлыктан соң һәм ач карынга кан тапшырырга ярамый, дип ассызыклый спикер.

«Донация вакытында инфекция эләгә алмый»

Бүген донорлар өчен төрле ташламалар каралган. Беренчедән, һәркемгә ике ял көне бирелә – кан тапшыру көнендә һәм өстәмә, аны үзең теләгәнчә кулланырга мөмкин. Татарстанда туклану өчен акчалата компенсация 933 сум тәшкил итә.

Өстәмә ташламалар Россиянең Мактаулы донорларына да бар: елның уңайлы вакытында отпускага китү мөмкинлеге, дәүләт һәм муниципаль медицина учреждениеләрендә чираттан тыш бушлай медицина ярдәме алу, эштә яки уку урыны буенча ташламалы курорт-санатор юлламаларын беренче булып алу хокукы. Ә 2023 елда Мактаулы донорларга еллык түләү 16,5 мең сумга җиткән.

Юлия Лаврентьева сүзләренчә, донорлык турында кешеләрнең җитәрлек мәгълүматы булмавы аркасында әлеге процедура турында күп мифлар бар. Бу еш кына кан бирү сәламәтлеккә зыян китерергә яки куркыныч авыру йоктырырга мөмкин дигән имеш-мимешләр.

«Сәламәт кешеләр генә донор була ала, аларның күбесе еллар дәвамында даими рәвештә кан бирәләр. Кан һәм аның компонентлары зарарсыз һәм куркынычсыз. Донация вакытында инфекция эләгә алмый, чөнки һәр донор өчен бер тапкыр кулланыла торган инструментлар һәм материаллар гына кулланыла», — дип ассызыклый белгеч.

Фото: Никита Кирилловның шәхси архивы, Денис Гордийко, Юлия Лаврентьеваның шәхси архивы, Казан шәһәре KZN.RU

Барлык яңалыклар