10 апрельдән Казан – Кукмара шәһәр яны поезды маршрутында яңа тукталыш – Вахитово станциясе барлыкка киләчәк.
6436 номерлы электричка Казан станциясеннән 14:55 сәгатьтә китәчәк. Вахитово станциясендә состав 15:00-15:01, Әмәт метросында – 15:05-15:06, Әмәттә – 15:09-15:10 тукталачак. Аннары поезд гамәлдәге җәдвал буенча бара.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны шәһәр яны пассажир компаниясе
сайтында, «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасында яисә +7(937)625-04-33 телефоны буенча белергә була (шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә).