В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзгәрешләр 29-нчы апрельдә үз көченә керәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель). 29-нчы апрельдән Албаба - Казан шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк. Үзгәрешләр пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максаты белән кертелә.
Албаба - Казан юнәлешендәге 6324-нче номерлы электричка Албаба станциясеннән 6.40 сәгатьтә (12 минутка алдарак) китәчәк, аннары үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Казан станциягә килү 8.33 сәгатькә (20 минутка иртәрәк) планлаштырылган, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыятенең матбугат хезмәте.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны тәүлек буе эшли торган +7(937)625-04-33 телефоны буенча, сайтта, шулай ук «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.