В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзгәрешләр 11 һәм 13 апрельгә кертелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель). 11 һәм 13 апрельдә Казан-Зөя шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрә.
Бу көннәрдә 6307 номерлы поезд “Яшел Үзән” станциясенә кадәр җәдвәле буенча хәрәкәт итәчәк, ә аннан соң түбәндәге станцияләр каралган: “Яшел Үзән” станциясе (“Зеленый дол”), килү вакыты – 17.26-17.27, “Идел” (“Волга”) тукталыш платформасы, килү вакыты – 17.30-17.31, “753 км” тукталыш платформасы, килү вакыты – 17.40-17.41. “Зөя” станциясенә поезд якынча 17.44 сәгатьтә килеп җитә, дип хәбәр итә “Содружество” ААҖ матбугат хезмәте.
Шәһәр яны поездларының җәдвәле турында тулырак мәгълүмат белән https://sodruzhestvoppk.ru сайтында танышырга мөмкин.