Шуңа бәйле рәвештә Зөя – Буа һәм Бурундуки – Албаба электричкалары җәдвәлдән чыгарыла
Фото: Денис Гордийко
Электропоезд Казан станциясеннән көн саен 14:03 сәгатьтә китәчәк. Бурундукига 17:38 сәгатьтә киләчәк.
Кире юнәлештә 6750 нче поезд шулай ук 17 нче июньнән көн саен йөриячәк. Бурундукидан ул 07:55 сәгатьтә китәчәк, ә Казанга 11:45 сәгатьтә киләчәк.
Шуңа бәйле рәвештә 16 нчы июньнән Зөя – Буа юнәлеше буенча 6373 нче поезд, 17 нче июньнән 6372 нче Бурундуки – Албаба поезды җәдвәлдән чыгарыла.
Шәһәр яны поездлары йөрү графигындагы барлык үзгәрешләр турында тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны буенча, шулай ук «Россия тимер юллары – пассажирларга» мобиль кушымтасында яки сайтта белергә мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.