В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Өстәмә электричкалар апрельдән октябрьгә кадәр хәрәкәт итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). Казанда җәйге хәрәкәт графигына күчү сәбәпле шәһәр яны поездларының җәдвәлләре үзгәрә.
Җәйге хәрәкәт графигына күчү һәм пассажирлар агымы арту сәбәпле түбәндәге шәһәр яны поездлары билгеләнә.
14-нче апрельдән 13-нче октябрьгә кадәр җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 6383-нче номерлы Казан - Йошкар-Ола поезды йөри. Казан станциясеннән 15.10 сәгатьтә кузгалып китә, Йошкар-Ола станциясенә 18.30 сәгатьтә килә.
14-нче апрельдән 13-нче октябрьгә кадәр җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 6453-нче номерлы Йошкар-Ола - Табашино поезды йөри. Йошкар-Ола станциясеннән 18.50 сәгатьтә кузгалып китә, Табашино станциясенә 20.14 сәгатьтә килә.
15-нче апрельдән 14-нче октябрьгә кадәр шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә 6452-нче номерлы Табашино – Йошкар-Ола поезды йөри. Табашино станциясеннән 05.01 сәгатьтә кузгалып китә, Йошкар-Ола станциясенә 06.35 сәгатьтә килә.
15-нче апрельдән 14-нче октябрьгә кадәр шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә 6382-нче Йошкар-Ола – Казан поезды хәрәкәт итәчәк. Йошкар-Ола станциясеннән 07.46 сәгатьтә кузгалып китә, Казан станциясенә 11.05 сәгатьтә килә.
15-нче апрельдән 20-нче октябрьгә кадәр көн саен 6502-нче номерлы Канаш – Чебоксар поезды хәрәкәт итәчәк. Канаш станциясеннән 03.51 сәгатьтә кузгалып китә, Чабаксар станциясенә сәгатьтә 06.15 килә.
15-нче апрельдән 20-нче октябрьгә кадәр Чабаксар – Канаш юнәлешендәге 6505-нче номерлы поезд көн саен хәрәкәт итәчәк. Чабаксар станциясеннән 18.40 сәгатьтә кузгалып китә, Канаш станциясенә 21.04 сәгатьтә килә.
30-нчы апрельдән 30-нчы сентябрьгә кадәр көн саен 6001-нче Казан – Свияжск поезды хәрәкәт итәчәк. Казан станциясеннән 08.15 сәгатьтә кузгалып китә, Свияжск станциясенә 09.27 сәгатьтә килә.
30-нчы апрельдән 30-нчы сентябрьгә кадәр көн саен 6476-нчы Свияжск – Арча поезды йөри. Свияжск станциясеннән 11.08 сәгатьтә кузгалып китә, Арча станциясенә 13.06 сәгатьтә килә.
30-нчы апрельдән 30-нчы сентябрьгә кадәр көн саен 6437-нче номерлы Арча – Казан поезды йөри. Арча станциясеннән 17.02 сәгатьтә кузгалып китә, Казан станциясенә 18.48 сәгатьтә килә.
30-нчы апрельдән 30-нчы сентябрьгә кадәр көн саен 6432-нче номерлы Казан – Арча поезды хәрәкәт итә. Казан станциясеннән 10.32 сәгатьтә кузгалып китә, Арча станциясенә 12.10 сәгатьтә килә.
1-нче майдан 14-нче октябрьгә кадәр дүшәмбе, чәршәмбе, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 6458-нче номерлы Ижевск – Чур поезды йөри. Ижау станциясеннән 14.30 сәгатьтә кузгалып китә, Чур станциясенә 15.33 сәгатьтә килә.
1-нче майдан 14-нче октябрьгә кадәр дүшәмбе, чәршәмбе, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 6457-нче номерлы Чур – Ижевск поезды йөри. Чур станциясеннән 16.28 сәгатьтә кузгалып китә, Ижевск станциясенә 17.37 сәгатьтә килә.
5-нче майдан 6-нчы октябрьгә кадәр якшәмбе көннәрендә 6352-нче номерлы Ижевск – Ува поезды хәрәкәт итәчәк. Ижау станциясеннән 09.14 сәгатьтә кузгалып китә, Ува станциясенә 11.26 сәгатьтә килә.
5-нче майдан 6-нчы октябрьгә кадәр якшәмбе көннәрендә 6353-нче номерлы Ува – Ижевск поезды хәрәкәт итәчәк. Ува станциясеннән 16.03 сәгатьтә кузгалып китә, Ижау станциясенә 18.20 сәгатьтә килә.
1-нче июньнән 20-нче сентябрьгә кадәр көн саен 6452-нче Ижау – Чур поезды хәрәкәт итәчәк. Ижау станциясеннән 10.32 сәгатьтә кузгалып китә, Чур станциясенә 11.37 сәгатьтә килә.
1-нче июньнән 20-нче сентябрьгә кадәр көн саен 6451-нче номерлы Чур – Ижау поезды хәрәкәт итәчәк. Чур станциясеннән 12.38 сәгатьтә кузгалып китә, Ижау станциясенә 13.46 сәгатьтә килә.
2-нче июньнән 29-нчы сентябрьгә кадәр сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 6574-нче номерлы Красноуфимск – Дружинино поезды хәрәкәт итәчәк. Красноуфимск станциясеннән 17.53 сәгатьтә кузгалып китә, Дружинино станциясенә 20.45 сәгатьтә килә.
3-нче июньнән 30-нчы сентябрьгә кадәр дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 6571-нче номерлы Дружинино – Красноуфимск поезды йөри. Дружинино станциясеннән 06.16 сәгатьтә кузгалып китә, Красноуфимск станциясенә 09.29 сәгатьтә килә.
Моннан тыш, җәйге җәдвәл чорында берничә шәһәр яны поездының маршрутлары озынайтылачак.
30-нчы апрельдән 30-нчы сентябрьгә кадәр көн саен хәоәкәт итүче 6420-нче номерлы Казан – Шәмәрдән поезды маршруты Нократ Аланына кадәр озынайтылды. Казан станциясеннән 06.13 сәгатьтә кузгалып китә, Нократ Аланы станциясенә 09.16 сәгатьтә килә.
30-нчы апрельдән 30-нчы сентябрьгә кадәр көн саен хәрәкәт итүче 6425-нче номерлы Шәмәрдән – Казан поездының маршруты Нократ Аланына кадәр озынайтылды. Нократ Аланы станциясеннән 11.55 сәгатьтә кузгалып китә, Казан станциясенә 15.10 сәгатьтә килә.
15-нче апрельдән 15-нче октябрьгә кадәр көн саен хәрәкәт итүче 6481-нче Бирюли – Краснозаринск поезды Волжск станциясенә кадәр озынайтылды. Бирюли станциясеннән 19.30 сәгатьтә китә, Волжск станциясенә 21.45 сәгатьтә килә.
Җәдвәлдә җирле вакыт күрсәтелгән. Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында тәүлек дәвамында 8(937)625-04-33 телефоны аша, «Содружество» акционерлык җәмгыяте сайтында, шулай ук «Пригород» мобиль кушымтасында мәгълүмат алырга мөмкин, дип хәбәр итә пассажир компаниясе.