В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Документ комплектларын хат яки игълан ителгән кыйммәт, кертемнәрне тасвирлап һәм тапшыру турында хәбәрнамә белән бандероль җибәрергә мөмкин.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июнь). Коронавирус пандемиясе икенче ел мәктәпләрдә дәүләт йомгаклау аттестациясен һәм вузларда кабул итү кампаниясен үткәрү тәртибенә үзгәрешләр кертә. Мәсәлән, югары уку йортларына документларны дистанцион рәвештә бирергә, почта – хат яки игълан ителгән кыйммәт, кертемнәрне тасвирлап һәм тапшыру турында хәбәрнамә белән бандероль аша җибәрергә мөмкин.
Почта бүлегендә бирелгән квитанциянең трек-номеры Россия почтасы сайтында җибәрелүне күзәтергә мөмкинлек бирәчәк. Документларны почта аша җибәргәндә абитуриентлар шулай ук тапшыру турында электрон хәбәрнамә алырга мөмкин – ул почта аша җибәрүче, алучы, илтеп тапшыру вакыты һәм хәтта алучының почта аша җибәрүне тапшырганда имзасы турында мәгълүматны үз эченә алачак. Тапшыру турында хәбәрнамәнең скан-күчермәсе 6 ай эчендә ачык булачак, һәм аны бәхәсле хәлләрдә, документларны вузга тапшыруны раслау буларак, кулланырга мөмкин.
Шулай ук EMS-юллама хезмәтеннән файдаланырга мөмкин, бу очракта документлар почта аша түгел, ә теләсә кайсы уңайлы урында курьер аша тапшырыла – ул аларны алачак һәм адресатка илтеп тапшырачак. Мондый җибәрү теркәлә торган булып тора, аны китерү һәм тапшыруны трек-номер күзәтергә мөмкинлек бирә.
Әмма кабул итү комиссияләре документларны вакытында кабул итсен өчен, белгечләр кайбер кагыйдәләрне сакларга киңәш итә
Документларны, ил буенча язма корреспонденцияне илтеп җиткерүнең югары уку йорты билгеләгән срокларын һәм контроль срокларын исәпкә алып, алдан җибәрергә кирәк.
Адреслы юлларны дөрес тутырырга, шул исәптән билгеләнү урынының корректлы индексын кертергә кирәк. Алучының адресын конвертның аскы уң почмагында, җибәрүченең адресын сул якның өске өлешендә күрсәтергә кирәк.
Хатны җибәрүче үз адресын тулысынча күрсәтергә тиеш, чөнки документларны җиткерү мөмкин булмаганда, мәсәлән, алучының адресы дөрес күрсәтелмәгән очракта, бу хатны яки җибәрүченең бандеролен кайтарырга ярдәм итәчәк.
«Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе матбугат хезмәтендә билгеләп үткәнчә, почта бүлекләре хезмәткәрләре уку йортларына абитуриентлардан хатларны көн саен китерәчәк, мондый юлламаларга аерым игътибар юнәлтеләчәк.
Исегезгә төшерәбез, быел дәүләт йомгаклау аттестациясен Казан мәктәпләрен тәмамлаган 18 меңгә якын кеше уза: 11 меңнән артык тугызынчы сыйныф укучысы һәм 6 меңнән артык унберенче сыйныф укучысы. Имтихан марафоны 2-нче июльдә тәмамланачак, ә 12-нче июльдән 17-нче июльгә кадәр җитди сәбәпләр аркасында төп срокта имтиханнар тапшыра алмаганнар өчен өстәмә чор уздырылачак . Уку йортларының кабул итү комиссияләре инде эшне башлап җибәрә.