В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кәгазь корреспонденциясен, шул исәптән салым һәм бухгалтерлык хисапларын, субсидияләр бирүгә гаризаларны инспекцияләрдә бокслар аша тапшырырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июнь). Татарстанда салым инспекцияләрендә гражданнарны кабул итү 11-нче июньгә кадәр туктатылды.
Кәгазь корреспонденцияне, шул исәптән салым һәм бухгалтерлык хисаплылыгын, субсидияләр бирүгә гаризаларны, телефон номерын күрсәтеп, инспекцияләрдә бокслар аша тапшырырга мөмкин. Шулай ук кәгазь корреспонденцияне почта аша җибәрергә мөмкин, дип хәбәр итә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Электрон рәвештә салымнар буенча консультация артыннан өйдән чыкмыйча гына Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында сервислар ярдәмендә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мәсәлән, физик һәм юридик, шәхси эшкуарлар өчен шәхси кабинетларда салымнарны түләргә, үз мөлкәтең буенча мәгълүматны ачыкларга, күчемсез мөлкәтне сатып алу, дәвалану яки укыту өчен салым тотып калу өчен 3-НДФЛ формасы буенча декларация һәм документлар җибәрергә, бюджет белән чагыштыру үткәрергә, ачыкланмаган түләүләрне ачыкларга һәм башка хезмәтләр алырга мөмкин.
15-нче июньнән территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итү һәм аларга хезмәт күрсәтү бары тик алдан язылу аша Россия Федераль салым хезмәтенең «Инспекциягә кабул итүгә онлайн-язылу» интерактив сервисы аша гына башкарылачак.
Кирәкле мәгълүматны Россия Федераль салым хезмәтенең бердәм контакт-үзәге +7(800)222-22-22 телефоны аша алырга мөмкин.