Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.08.2022, 09:42

Казанда «Безнең ишегалды тавышы» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады

Җиңүчеләр 30 нчы августта Казан һәм республика көнен бәйрәм итүнең төп сәхнәсендә чыгыш ясаячак.

Фото: vk.com/kirmos_info

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче август). Казанда «Безнең ишегалды тавышы. Безнең команда тавышы» халык караокесы конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Шәһәр халкы шәһәрнең барлык районнарында 19 мәйданчыкта чыгыш ясаячак, теләгән һәркем җыр башкара һәм финалга чыгу өчен көрәшә алачак.

Сайлап алу турлары ишегалларында, скверларда һәм паркларда узачак. Шәһәр халкы, яше һәм әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, гаризаны онлайн я теркәлү өстәле янында урында биреп, үз вокаль мәгълүматларын күрсәтә алачак. Конкурсның һәр этабы ике сәгать дәвамында уза, тавыш бирү бәйге узган урында оештырыла – тамашачылар үзләренә ошаган конкурсантларның номерлары язылган бланкларны махсус тартмада калдыра алачак.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында конкурс Чуйков ур., 25, Караганда ур., 6, Ямашев пр., 82 адресы буенча урнашкан йорт ишегалларында узачак. Җиңүчеләр 26 нчы августта «Крылья Советов» паркында узачак финалда очрашачак.

Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүчеләр өчен конкурсның сайлап алу этаплары Карбышев ур., 29 йортының ишегалдында, «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданда һәм «Авангард» скверында узачак. Конкурсның финалы 26 нчы августта Павлюхин ур., 91 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге түбәсендә оештырыла.

Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр Зилант ур., 20, Химиклар, 15, Чкалов ур., 7 һәм Восстание ур., 49 адресы буенча урнашкан йорт ишегалларында сайлап алу этабын узачаклар. Конкурсның район этабы финалы 29 нчы августта Васильченко исемендәге скверда үтәчәк.

Совет районында конкурста катнашучылар өчен биш мәйданчыкта сайлап алу турлары оештырыла: Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янындагы скверда, «Музыкаль» скверында, Комсомолец скверында, Курынов ур., 10 адресы буенча урнашкан ишегалдында, «Арт Сити» торак комплексындагы бульварда. Финал 25 нче августта «Йолдызлы» скверында узачак.

Конкурста җиңүчеләр 30 нчы августта Казан һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүнең төп сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Голосдвора.рф сайтында сайлап алу турлары җәдвәле һәм катнашу кагыйдәләре белән җентекләбрәк танышырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, проект 2016 елдан бирле Киров районында яшәүче Яна Бариева инициативасы белән тормышка ашырыла һәм зур популярлык казана. Конкурсны оештыруда күп фатирлы торак йортларның рәисләре, территориаль иҗтимагый үзидарәләр, мәдәният учреждениеләре һәм район администрацияләре актив катнаша. «Безнең команда тавышы. Безнең ишегалды тавышы» проектының төп миссиясе – иҗат ярдәмендә халык арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту.

Барлык яңалыклар