Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.09.2023, 14:19

«Идел буе кунакчыллыгы йолдызлары» фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү 1 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк

Җиңүчеләрне тугыз номинациядә билгеләячәкләр – аларны акчалата һәм истәлекле бүләкләр көтә

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы сентябрь). 1 нче декабрьдән 10 нчы декабрьгә кадәр «Идел буе кунакчыллыгы йолдызлары – 2023» шәһәрләрнең туристлык, ресторан һәм кунакханә индустриясе предприятиеләре хезмәткәрләре арасында II төбәкара һөнәри осталык фестивале узачак.

Җиңүчеләрне тугыз номинациядә билгеләячәкләр: «Иң яхшы портье» , «Иң яхшы җыештыручы» , «Эчке һәм керү туризмы буенча иң яхшы менеджер» , «Иң яхшы ресторан менеджеры» , «Иң яхшы официант» , «Иң яхшы бармен» ,«Иң яхшы аш-су остасы», «Иң яхшы кондитер» һәм «Иң яхшы сити-блогер».

Конкурс ике этапта узачак. Беренче сайлап алу 17 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, катнашуга гаризалар 1 нче ноябрьгә кадәр сылтама буенча кабул ителә. Катнашучыларга «Өй эше»н үтәргә, үз талантларын күрсәтергә, видеога төшерергә һәм судьяларга бәяләү өчен җибәрергә кирәк.

Төбәкара этап 1-10 нчы декабрьдә башлана. Бу чорда катнашучылар конкурс биремнәрен Казанда үтәячәк. Җиңүчеләргә диплом, 50 мең сумлык акчалата бүләк һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Фестивальне шәһәр Мэриясе һәм Идел буе шәһәрләре ассоциациясе ярдәме белән Казанның туризмны үстерү комитеты үткәрә.

Узган ел конкурска 120 дән артык турист җибәрелгән иде. Төбәкара этап нәтиҗәләре буенча жюри тугыз номинациядә 26 җиңүче һәм призер билгеләде. Җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләрне ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин тапшырды.

Барлык яңалыклар