В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дүрт көн дәвамында яшь казанлылар иҗат, архитектура дизайны, медиа һәм дипломатия белән шөгыльләнәчәк
«Елмай» Казан паркында 3 гыйнвардан 7 гыйнварга кадәр «Яңа елдан башлаячакмын» балалар лабораториясе оештырыла. Проектка 12 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар кушыла ала, дип хәбәр итте балалар иҗтимагый киңлеге командасы.
Лаборатория кысаларында катнашучыларны иҗат, медиа һәм коммуникация, архитектура, дизайн, экология һәм дипломатия юнәлешләре буенча дәресләр көтә. Балалар шәһәр институтлары турында белә һәм фикердәшләр белән таныша алачак. Сменалар дүрт сәгатькә якын узачак – 11:00 дән 15:30 га кадәр (вакыт үзгәрергә мөмкин).
Урыннар саны чикләнгән – 27 декабрьгә кадәр сылтама буенча гариза тутырырга кирәк. Лабораториягә сайлап алынган кандидатлар кушылачак. Шулай ук балаларны ашату өчен 2000 сум күләмендә ата-аналар кертеме кертергә кирәк.
Оештыручылар – Казан парклары һәм скверлары дирекциясе, «Алдынгылар хәрәкәте» бөтенроссия берләшмәсе һәм «Архидети» проекты командасы.
Исегезгә төшерәбез, бәйрәм көннәрендә 28 иҗтимагый киңлектә йөздән артык чара узачак. Халык һәм туристлар өчен театральләштерелгән тамашалар, музыкаль һәм бию кичәләре, мастер-класслар һәм башкалар әзерләделәр.