В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел «Гаилә волонтерлыгы» номинациясе өстәләчәк
Казан волонтерлары «Игелекле Татарстан» республика премиясенә ия булырга мөмкин. Сәламәтлек саклау, экология, инклюзия, мәдәният өлкәләрендә эшләүче волонтерлар катнаша ала. Җиңүчеләрне өч юнәлештә билгелиләр: «Волонтерлар», «Командалар» һәм «Бизнес». Жюри әгъзалары аерым ел волонтерын сайлаячак.
Конкурска коммерцияле булмаган оешмалар, уку йортлары, бизнес вәкилләре кушылырга мөмкин. Эксперт советы составына республиканың профильле министрлыклары вәкилләре, ирекле берләшмәләр лидерлары һәм ТР иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге хезмәткәрләре керә. Премиянең үзенчәлеге – бары тик шәхси казанышларны һәм иҗтимагый проблемаларны хәл итүне бәяләү.
«Быел «Гаилә волонтерлыгы» номинациясен кертү мөһим адым булачак, ул республика гаиләләрендә волонтерлыкны үстерү өчен зур этәргеч бирәчәк. Премия ярдәмендә без, горурланып, теләсә кайсы кеше, теләсә кайсы урында һәм теләсә кайсы компаниядә яхшы эшләр башкарырга мөмкин булуын сөйләргә телибез, – дип уртаклашты ТР ирекле мәгълүмати-ресурс үзәгенең башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин.
Катнашу өчен гаризаны 7 августка кадәр түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы ел ахырына планлаштырылган. Тулырак мәгълүмат белән рәсми сайтта танышырга мөмкин.