В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ел саен үткәрелә торган бәйгегә йомгак февраль аенда ясалачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы гыйнвар). «Яңа елча бизәлгән Казан» конкурсына гаризалар кабул итү 15 нче гыйнварга кадәр озайтылды. Фоторәсемнәр биш номинация буенча кабул ителә, дип сөйләде Башкарма комитетның аппарат киңәшмәсендә Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова.
Конкурста туристлык бизнесы вәкилләре – коллектив урнашу чаралары, җәмәгать туклануы биналары, музейлар һәм күңел ачу комплекслары, шулай ук иҗтимагый берләшмәләр, Казан халкы һәм кунакларының инициатив төркемнәре катнаша ала.
Гаризалар tourism.kzn@tatar.ru электрон адресына кабул ителә. 30 нчы гыйнварга кадәр Казан шәһәре җирле үзидарә органнарының рәсми порталында (kzn.ru) тавыш бирү узачак. Конкурска нәтиҗәләр февраль аенда ясалачак.