Бүгенге көндә Казаннан 35 гариза бирелгән инде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июль). «iВолга 2020» яшьләр форумына гаризалар кабул итү дәвам итә. Анда 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь казанлылар катнаша алачак. Бүгенге көндә Казаннан 35 гариза бирелгән инде. Гаризалар бирү вакыты 28-нче июльгә кадәр озайтылды.
Быел форум онлайн-форматта 24-нче августтан 28-нче августка кадәр узачак. Катнашучылар мәгариф һәм мәдәни-ял итү программаларында катнаша алачак. Моннан тыш, теләге булган һәркем Идел буе федераль округында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү фонды грантлары конкурсында һәм Россия яшьләре проектлары конкурсында үз көчләрен сынап карый алачак. Быел округ проектлар конкурсының грант фонды 10 млн сумнан артык сумманы тәшкил итәчәк.
Белем бирү программасы кысаларында татарстанлылар һәм башка катнашучылар өчен лекцияләр һәм тренинглар, семинарлар һәм мәртәбәле кунаклар белән очрашулар оештырылачак. Биредә дүрт тематик юнәлеш каралган: Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулуга багышланган «Безнең Җиңү» сменасы; «Экология, шәһәр төзелеше, архитектура өлкәсендә үзен сынап карарга теләгән яшь кешеләр өчен билгеләнгән «Яшәү территориясе» сменасы; үз бизнесыңны гамәлгә ашыруда теоретик белемнәр һәм практик күнекмәләр булдыруга юнәлдерелгән «Минем бизнес» сменасы; заманча тикшеренүләргә һәм фәнни-гамәли эшләнмәләргә багышланган «Фән һәм цифрлы технологияләр» сменасы.
Барлык материаллар - экспертлар лекцияләре, дискуссияләр, семинарлар «iВолги» сайтында оператив рәвештә урнаштырылып барачак. Моннан тыш, форумда татарстанлыларны геймификация элементлары, кызыксындыру системасы, шулай ук чатлар һәм интерактивлар көтә.
Форумда 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге татарстанлылар катнаша ала. 28-нче июльгә кадәр «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмати системасында шәхси кабинет аша гариза бирергә, ә аннары сайлап алуны узарга кирәк. Шуннан соң гына форумның барлык активлыгына керү мөмкинлеге һәм округ проектлар конкурсында катнашу хокукы бирелә. Моннан тыш, татарстанлылар тамашачы ролендә форум атмосферасына кереп чума ала.
Исегезгә төшерәбез, Идел буе федераль округының «iВолга» яшьләр форумы РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле патронажы астында уза. Форумны оештыручы - яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә Самара өлкәсе хөкүмәте, дип хәбәр итә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте.