Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.08.2024, 12:02

«Алмачуар» драматургия конкурсына гаризалар тапшыру өчен 1 ай калып бара

Казанлылар балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә пьесалар җибәрә алалар –Иң яхшы пьеса авторларын акчалата бүләкләр көтә

«Алмачуар» драматургия конкурсында катнашу өчен 1 ай калып бара. Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша ала.

Бәйге 4 номинациядә уза:

• Кече состав өчен (10 персонажга кадәр)  балалар пьесасы (10 яшькә кадәр);

• Зур состав өчен (10 персонаждан күбрәк) балалар пьесасы (10 яшькә кадәр);

• Кече состав өчен (10 персонажга кадәр) яшүсмерләр аудиториясе өчен пьеса (11 дән 16 яшькә кадәр);

• Зур состав өчен (10 персонаждан күбрәк) яшүсмерләр аудиториясе өчен пьеса (11 дән 16 яшькә кадәр).

Катнашу өчен konkurskazan@mail.ru электрон адресына 2024 елның 1 сентябренә кадәр гариза һәм пьеса текстын юлларга кирәк. Һәр номинациядә 3 җиңүче каралган:

1 урын - 110 000 сум,
2 урын – 90 000 сум,
3 урын – 70 000 сум.

Гаризаның нигезләмәсе һәм формасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, катнашуга 2022 елдан да иртәрәк язылмаган татар телендә оригиналь эшләр кабул ителә.

Конкурс йомгаклары буенча иң яхшы әсәрләрдән җыентык чыгарылачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

«Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә язылган пьесалар конкурсы Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.
Барлык яңалыклар