Инклюзив проект 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге инвалидлыгы булган һәм булмаган яшьләрне берләштерә.
Фото: Чиксез талантлар фестивале
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче гыйнвар). Казанлылар республика яшьләр «Чиксез талантлар фестивале»нә кушыла ала. Инклюзив проект 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге инвалидлыгы булган һәм булмаган яшьләрне берләштерә. Биредә алар иҗат, спорт, һөнәр, иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендәге уңышлары белән уртаклашалар.
Быел «Чиксез талантлар фестивале» дүртенче тапкыр узачак. Катнашуга заявканы 20-нче мартка кадәр сайтта бирергә була. 10-нчы майдан 30-нче июньгә кадәр зональ этап узачак. Ул Татарстанның биш шәһәрендә финалистлар һәм җиңүчеләрне ачыклауны күздә тота. Финал сентябрьгә планлаштырылган – Казанда тантаналы чарада җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителәчәк.
Конкурста 10 номинация оештырылган: «Әдәби иҗат», «Киләчәктә ышанычлы. Профессионаллар», «Тынгысыз йөрәкләр», «IT - интеллектуаллар» «Бию ритмында», «Сәнгать белән рухланган», «Безнең ярату – сәхнә», «Безне музыка бәйләде», «Детальләрдә гүзәллек», «Спорт чикләрсез». Моннан тыш, аерым номинация – «Җиңү» – авыр тормыш ситуацияләрен батырларча үткән катнашучылар өчен каралган. «Йөрәк белән саклаучылар.Әниләр» номинациясе фидакарьлеге һәм ярдәме балаларга үз талантларын тормышка ашырырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткән аналарга багышланган. «Канатлар бүләк иткән.Остазлар» номинациясендә фестивальнең укытучылары, тренерлары, җиңүчеләрнең җитәкчеләре бүләкләнә.
Проект Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты гранты акчаларына «Игелек маршы» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә оештыручылар.