Балаларны 182-нче номерлы лицейга кабул итү буенча Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов өчен 15 төп мәсьәлә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). «Салават күпере» микрорайонындагы 182-нче номерлы лицейда балаларны беренче сыйныфка кабул итү тәмамланды. Әлеге гомуми белем бирү учреждениесенә барлык теләүчеләр дә эләгә алмаган. Ни өчен булачак беренче сыйныф укучылары өчен 182-нче номерлы лицейда урын җитмәгән, һәм анда керә алмаган балалар кайда укыячак? Ата-аналарны борчыган сорауларга шәһәр Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов җавап бирде.
1. Ни өчен беренче сыйныф укучыларын – «Салават Купере» халкын 182-нче лицейга беренче сыйныфка кабул итүдән баш тартканнар?
182-нче номерлы лицей зур, 1224 урынга исәпләнгән, ләкин ул да анда укырга теләүче барлык беренче сыйныф укучыларын кабул итеп бетерә алмый. Лицейның 1-нче сыйныфына кабул итү өчен барлыгы 394 гариза тапшырылган. Мәктәпнең куәтен исәпкә алып, яңа уку елында анда 36 кешелек 6 беренче сыйныф ачылачак – барлыгы 216 бала кабул ителгән.
Шуңа күрә без тиз арада балаларны мәктәпкә урнаштыруның башка вариантларын эшләдек. «Салават күпере»ндә урнашкан күрше ике мәктәпкә гариза бирергә тәкъдим иттек.
2. Ни өчен әлеге лицейның беренче сыйныфына «Салават күпере»ндә яшәүче балалар кабул ителмәгән?
Мәгариф турындагы Федераль закон үзгәрде, яңалыклар буенча, конкрет мәктәпкә укырга кергәндә, абыйлары һәм / яки апалары әлеге мәктәптә инде укыган балалар, хәрби хезмәткәр һәм полиция хезмәткәрләре балалары беренчел һәм өстенлекле хокукка ия. Аннары микрорайонда беркетелгәннәр өстенлек итә. Алга таба – башка микрорайон балалары, әмма әлеге мәктәптә укырга теләүчеләр.
3. Әгәрдә мәктәп шулкадәр укучылар санына исәпләнмәгән икән, ни өчен лицейга Осиново, «Радужный» торак комплексы һәм Залесныйдан булган балаларны кабул иттегез, шул ук вакытта 182-нче номерлы лицейга территориаль яктан караган балаларны кире кактылар?
182-нче номерлы лицейның беренче сыйныфына быел Осиноводан («Радужный» торак комплексы) 14 бала һәм Залесный бистәсеннән 5 бала гына бара. Бу аз сан. Аларның барысы да укырга кергәндә өстенлекле хокукка ия булган, чөнки аларның лицейда узган елларда, «Салават күпере»нә бу кадәр күп кеше күченеп килмәгән, лицейда урыннар булган вакытта, абыйлары һәм/яки апалары укыган. Ә ни өчен ул вакытта башка бистәләрдән балалар кабул иттекме? Ничек кабул итмәскә? Мәктәп директорының мәктәптә буш урыннар булса, кабул итмәскә хакы юк.
4. Узган ел лицейның проект куәте 11 беренче сыйныфны урнаштырырга мөмкинлек бирде, ә быел инде юк?
Лицейда башлангыч мәктәпнең 20 кабинеты бар, алар ике сменага 1, 2, 3 һәм 4-нче параллельнең 40 классын кабул итә алачак. Ләкин үзган һәм аннан алдагы елларда кергән балалар беркая да китмәде бит – алар шулай ук лицейда белем ала. Хәзерге вакытта биредә 13 икенче сыйныф, 11 – өченче һәм 10 – дүртенче, ягъни башлангыч мәктәпнең 34 сыйныфы формалашкан. Өстәвенә, без бу җәйдә җыйган 6 беренче сыйныф. Беренче сыйныфларны күбрәк ачуга лицейның проект егәрлеге мөмкинлек бирми.
5. Ни өчен өченче сменаны кертергә яки, ата-аналар сораганча, сыйныфларны тыгызларга ярамый?
Беренчедән, бу белем бирү процессында тискәре чагылыш табачак, икенчедән, бу лицейның проект куәте белән каралмаган, өченчедән, коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең нормаларына, кагыйдәләренә һәм таләпләренә каршы килә. Әгәр дә теоретик яктан өченче сменаны күз алдына китерсәк, ул 19:00 яки 20: 00 сәгатьтә башланырга тиеш, соң тәмамланачак.
6. 182-нче номерлы лицейга кабул ителмәгән булачак беренче сыйныф укучылары кая бара ала?
- «Салават күпере»ндә 1-нче сентябрь көнне яңа гомумбелем бирү учреждениесе ачыла – бу 188-нче номерлы лицей, шулай ук 189-нчы номерлы гимназия тулы көченә эшли башлаячак. Алар булачак беренче сыйныф укучыларын кабул итә алачак. 182-нче номерлы лицейга эләкмәгән балаларның әти-әниләренә без бу мәктәпләрдә укытуны сайларга тәкъдим иттек.
7. 188-нче номерлы лицейда һәм 189-нчы номерлы гимназиядә беренче сыйныфка ничә бала теркәлгән?
189-нчы номерлы гимназиягә 277 бала теркәлгән, моннан тыш, анда тагын 3 беренче сыйныф ачарга мөмкин. 188-нче номерлы яңа лицейга әлегә 80 гариза тапшырылган. Бу мәктәпләргә балаларны кабул итү дәвам итә. 6-нчы июльдә документларны кабул итүнең икенче этабы башланды, беренче чиратта монда «Салават Купере-1» һәм «Салават Купере-2» халкының гаризалары кабул ителәчәк. Бу уку елында әлеге мәктәпләрнең барлык укучылары беренче сменада укыячак.
8. Ә 188-нче һәм 189-нчы номерлы яңа гомуми белем бирү учреждениеләрендә урыннар җитәрме?
Җитәчәк. Кичәге җыелыштан соң 86 ата-ана 188-нче номерлы лицейга һәм 189-нчы гимназиягә юлламалар алган. Гаризалар бирү өчен ата-аналар гомуми белем бирү учреждениеләренә документлар кабул итә торган көннәрдә мөрәҗәгать итә ала. Шулай итеп, 188-нче номерлы лицей 182-нче номерлы лицей базасында гаризаларны 8-нче, 13-нче һәм 15-нче июль көннәрендә 16:00 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр кабул итә. 189-нчы номерлы гимназия гаризаларны 12-нче һәм 13-нче июль көннәрендә 16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк. «Салават Купере-1» торак комплексында яшәүче барлык балаларны да йөз процент яңа мәктәпләргә кабул итәчәкләр.
9. Әгәр алар микрорайонның җәяү йөрү бик авыр булган икенче өлешендә яши икән, беренче сыйныф укучылары 188-нче номерлы лицейга һәм 189-нчы номерлы гимназиягә ничек йөриячәк?
Мәктәпләр, чыннан да, башлангыч мәктәп укучылары өчен якын түгел. Алар өчен мәктәп автобуслары оештыру планлаштырыла, алар балаларны билгеләнгән урынга (мәктәпләргә) илтеп һәм кире кайтарып куячак.
10. Автобуслар нинди график буенча хәрәкәт итәчәк?
График ата-аналарның теләкләрен һәм дәресләр башлану вакытын исәпкә алып төзеләчәк. Транспорт һәм ЮХИДИ комитеты белән бергә бу мәсьәлә өстендә эшлибез. Маршрутның катлаулылыгы шунда ки, Осиновская урамында юл тар.
11. Балаларны мәктәпләргә яшәү урыны буенча түгел, ә ата-аналарның эш урыны буенча кабул итә алырлармы?
Бу мәсьәлә буенча, ата-аналарның эшен һәм конкрет мәктәпләрнең мөмкинлекләрен исәпкә алып, шәхси тәртиптә фикер алышырга кирәк. Моның өчен Восстание урамы, 82 (505-нче кабинет) адресы буенча район Мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез. Кабул итү сишәмбе көнне 14:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр алып барыла. Сорауны шулай ук +7(843)555-74-17 телефоны аша бирергә яисә мәгариф идарәсенә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итәргә була: +7(843)292-70-50.
12. 182-нче номерлы лицейда түләүле сыйныфлар барлыкка киләчәкме – очрашуда әти-әниләр шундый борчу белдергән идеме?
Мәҗбүри гомуми белем бирү системасында түләүле укыту каралмаган, бу законга каршы килә. Һәр бала мәктәптә түләүсез укырга хаклы.
13. «Салават күпере»ннән балаларны беренче сыйныфка кертү мәсьәләләре буенча ата-аналар кая шалтырата ала?
182-нче номерлы лицейга керү мәсьәләсе Казан Мәгариф идарәсе контролендә тора. Мәктәп җитәкчеләре һәм ата-аналар белән бергә без балаларны мәктәпкә урнаштыруның иң кулай һәм уңайлы вариантын табарга тырышабыз. «Салават күпере» микрорайонындагы мәктәпләргә керү мәсьәләләре буенча район мәгариф бүлегенең кайнар линиясенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: +7(843)555-74-17.
14. Яңа уку йортларына – 188-нче номерлы лицейга һәм 189-нчы номерлы гимназиягә беренче сыйныфка барачак балаларның әти-әниләре инфраструктура, укытучылар һәм укыту программасы белән таныша алырмы?
Әлбәттә, бу мәҗбүри процедура. Уку елы башына, гадәттә, августның 20-нче числосында, ата-аналарны мәктәпкә оештыру җыелышына чакыралар, анда алар мәктәп администрациясе, сыйныф җитәкчесе белән таныша, мәктәпне карап чыга, ашханәгә керә, кыскасы, балаларына укырга туры киләчәк шартлар белән таныша. Бу юлы ачык ишекләр хәзерге вакытта мәктәп сайлау белән шөгыльләнә торган ата-аналар өчен иртәрәк башланачак. Гаризалары кабул ителгәннәрне августта уку йортларына чакырачаклар.
15. 188-нче номерлы лицейда һәм 189-нчы номерлы гимназиядә укыячак балаларның киләчәктә өйләренә якынрак урнашкан мәктәпкә күчә алулары мөмкинме?
Ел саен шәһәрдә яңа мәктәпләр ачыла, һәм, әлбәттә, без аларның саны шәһәр ихтыяҗларына пропорциональ рәвештә үссен өчен тырышабыз. Әгәр ата-ана теләсә, алар баланы башка мәктәпкә күчерә алачак. Башка сорау – җайлашу күзлегеннән караганда бу никадәр дөрес булачак, чөнки иске мәктәптә дуслар, укытучылар, гадәти хәл кала. Моннан тыш, мондый карарларны баланың үз фикерен исәпкә алып кабул итәргә кирәк.