Яңа кертелгән үзгәрешләр нигезендә, Казанда теркәлгән балалар яшәү урыны буенча балалар бакчаларына кабул итүдә өстенлеккә ия.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче апрель, Алена Мирошниченко, Ксения Швецова). Казанда 1-нче апрельдә 2019-2020 уку елына балалар бакчаларына балаларны кабул итү башланды. Балалар бакчаларын комплектлау тәртибе турында бүген журналистларга мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән эшләү бүлеге башлыгы Татьяна Багаева сөйләде.
Татьяна Багаева аңлатып узганча, балалар бакчаларын комплектлаштыруга яңача якын килү федераль закон таләпләре белән бәйле. Шулай итеп, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 273-ФЗ Федераль законның 67 маддәсендәге 3 өлеше белем бирү оешмасы беркетелгән территориядә яшәүче гражданнарны белем бирү учреждениеләренә кабул итүне тәэмин итәргә куша. Шундый ук кагыйдәләр РФ Мәгариф министрлыгы боерыгы белән расланган мәктәпкәчә белем бирү программалары буенча укырга кабул итү тәртибендә дә каралган. Шулай итеп, мәктәпкәчә учреждениеләргә кабул итү яшь кенә түгел, территориаль принципны да исәпкә алып узачак.
«Бу очракта без казанлылар мәнфәгатьләрен кайгыртып, алар теләгән балалар бакчаларына өстенлекле рәвештә эләгә алсын, дип эш итәбез. Чөнки норматив документлардан тыш, шәһәр халкыннан балаларын яшәү урыны буенча балалар бакчасына урнаштыра алмауларына бәйле күпсанлы мөрәҗәгатьләр дә бар иде. Йорт янындагы балалар бакчалары республиканың башка районнарында теркәлгән балалар белән тулган. Һәм алар хаклы, безгә мөрәҗәгать итеп, казанлылар бездән федераль законнар үтәлешен таләп итә, – дип аңлатты Т. Багаева. - Өстәвенә, бүген Россиядә РФ гражданнарын тору һәм ил эчендә яшәү урыны буенча теркәлергә мәҗбүр итүче документлар да бар».
Балалар бакчаларын комплектацияләү ике этапта узачак: 1-нче апрельдән 31-нче майга кадәр - Казан территориясендә яшәүче гражданнар өчен, 1-нче июньнән 30-нчы июньгә кадәр - ТР башкаласында теркәлмәгән гражданнар өчен.
Бүгенге көндә Казанда яшәү урыны буенча теркәлмәгән 2 меңгә якын бала яши. Аларның барысына да 1-нче июньнән балалар бакчаларына буш урыннар тәкъдим ителәчәк. «Урыннар һәркемгә җитәчәк. Без 3 яшьтән өлкәнрәк балаларның барысы да балалар бакчасына бара һәм мәктәпкәчә белем ала алсын өчен, сораштырулар үткәрәбез һәм урыннар билгеләячәкбез», – дип ассызыклады спикер һәм ата-аналарның балалар бакчаларын комплектацияләү буенча дулкынланулары күпчелек очракта дәүләт хезмәтләре порталында электрон чиратны вакытында күзәтеп бара алмаулары белән бәйле, дип өстәде.
Татьяна Багаева аңлатканча, порталда техник проблемалар килеп чыкты, ләкин комплектация гадәти режимда дәвам итә. «Балалар бакчалары җитәкчеләре «Балалар бакчасы» системасында мәктәпкәчә учреждениеләргә җибәрелгән ата-аналарга шалтырата башлады инде, ләкин әлегә моны порталда күрмиләр», - дип өстәде Т. Багаева һәм барлык җитешсезлекләрне якын арада бетерү планлаштырыла, дип билгеләп үтте.
«Казанда бүгенге көндә 300 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 2 прогимназия, мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәктәпләр каршындагы 9 мәктәпкәчә белем бирү бүлеге», – дип аңлатты Т. Багаева һәм 20-нче апрельгә кадәр 3 яшьтән өлкәнрәк балаларның ата-аналары балалар бакчасына юллама турында хәбәр алмаган очракта, аларга яшәү урыны буенча район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип өстәде. Совет районында бу мәсьәлә буенча кабул итү күпфункцияле үзәктә, түбәндәге адрес буенча алып барыла: Җиңү проспекты, 214, 35-нче тәрәзә.
Журналистлар шулай ук балалар бакчаларын комплектацияләгәндә баланың Казанның кайсы районында яшәве исәпкә алыначакмы, дип кызыксынды. «Тәҗрибә күрсәткәнчә, казанлылар күпчелек очракта бер районда яшиләр, ә башка районда эшлиләр. Һәм аларга эш янында урнашкан балалар бакчасына балаларны китерү уңайлырак, – дип аңлатты спикер. - Нәтиҗәдә, баланы район буенча түгел, ә тулаем шәһәр буенча теркәргә карар кылынды».
Исегезгә төшерәбез, балаларны балалар бакчаларына билгеләү «Электрон балалар бакчасы» республика автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша гамәлгә ашырыла. Ата-аналарга яки балаларның законлы вәкилләренә 30 көн дәвамында балалар бакчасына мөрәҗәгать итәргә һәм баланың ата-анасының (законлы вәкилләренең) шәхесен раслаучы документ, бала туу турында таныклык, Казан территориясендә баланы теркәүне раслаучы документ тапшырырга кирәк. Балалар бакчасына чиратның торышын гариза бирү ысулына бәйсез рәвештә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша тикшерергә була.
Аңлатмаларны сорап, кайнар линия телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә була: (843) 560-57-64 (Киров һәм Мәскәү районы), (843) 522-87-42 (Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы), (843) 224-33-80 (Вахитов һәм Идел Буе районы), (843) 272-31-26 (Совет районы), дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе.
2019-2020 уку елына Казанның балалар бакчаларына 2 яшьтән 6 яшькә кадәрге 16637 баланы җибәрү планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта Казанда 2510 урынга исәпләнгән 11 балалар бакчасы төзелә. Тагын 16 балалар бакчасы капиталь ремонт үткәргәннән соң 2315 баланы кабул итәчәк.