В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Муниципаль районнарда яшәүчеләр белгечләр белән онлайн элемтәгә керә алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы сентябрь). 14-нче сентябрьдә ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Казанда гражданнарны кабул итәчәк. Алдан язылу мәҗбүри.
Очрашу 14:00 сәгатьтән 16:00 гсәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында Карл Маркс урамы, 61 адресы буенча узачак. Язылу түбәндәге телефон буенча алып барыла: +7(843)236-41-80.
Сәламәтлек саклау темасына кагылышлы сорауларны казанлылар гына түгел, республиканың башка муниципаль берәмлекләрендә яшәүчеләр дә бирә ала. Моның өчен аларга ТР башкаласына килү мәҗбүри түгел – омбудсменның җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләренә Skype ярдәмендә тоташтыру оештырылачак, дип хәбәр итәләр ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында.