В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Янгын сүндерелгән, биналарда янган конструкцияләргә су сиптерелә һәм ишелгән конструкцияләр сүтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU 26-нчы ноябрь, Алена Мирошниченко). Университет урамы, 22 адресы буенча урнашкан офис бинасында янгын чыгу сәбәбе - кыска ялганыш. Гражданнарны саклау идарәсе мәгълүматларына караганда, янгын 10.35 сәгатьтә сүндерелгән, зыян күрүчеләр юк. Хәзерге вакытта биналарда янган конструкцияләргә су сиптерелә һәм ишелгән конструкцияләр сүтелә.
Янгын бинаның өченче катында, икенче катка мансард янкормасында булган. Янгын мәйданы 500 кв.м. тәшкил итте. Янгын башлангач, арендага алучы компанияләрнең берсенең хезмәткәрләре янгынны мөстәкыйль рәвештә сүндерергә тырышканнар. Әмма аны үз көчләре белән җиңә алмаганнар, дип хәбәр итте Казанның Гражданнарны саклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов. Янгын булган бина 2002 елда файдалануга тапшырылган. 2018 елның августында биредә төзекләндерү эшләре үткәрелде.
Татарстан буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, Университет урамының 22 йортының түбәсе яну турында мәгълүмат бүген 8.42 сәгатьтә килде. Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны бүлекләре чакыруның өченче номеры буенча эшләде. Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан. 3 хәрби участок оештырылды, 7 газ-төтен саклау хезмәте звеносы эшләде. Бинадан 25 кеше мөстәкыйль эвакуацияләнде.
Хәзерге вакытта Университет урамы буенча Кремль һәм Профсоюз урамнары ягыннан хәрәкәт чикләнгән.