В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанлылар ике атна дәвамында медицина күзәтүе астында булачак.
Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель, Зилә Гайфи). Казанның халыкара аэропортына Анталья (Төркия) һәм Гоа (Һиндстан) рейсларында Россия гражданнары белән ике самолет килде. Татарстанның 122 кешесе шунда ук Яшел Үзән районындагы «Васильевский» шифаханәсенә обсервациягә җибәрелде, калганнар үз яшәү төбәкләренә чыгарылды. Бу хакта бүген онлайн-брифинг барышында ТР Президенты матбугат сәркатибе Лилия Галимова хәбәр итте.
21-нче апрельдә Антальядан рейс белән 122 кеше килгән, алар арасында 58 Татарстанлы бар, калганнар Россиянең башка төбәкләреннән. 21-нче апрельдән 22-нче апрельгә каршы төндә Гоадан килгән самолет Казанга 171 пассажирны алып килгән, шул исәптән 61 республика кешесен.
Аэропортта тиешле санитар-эпидемиологик контроль чаралары күрелгән. Моннан тыш, ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе хезмәткәрләре самолетлар бортында тепловизорлар ярдәмендә санитар-карантин чаралары уздырганнар.
Рейс пассажирларын Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре озатуында «Васильевский» шифаханәсенә мәҗбүри обсервациягә җибәргәннәр. «Васильевский» шифаханәсенә аэропорттан 122 кеше җибәрелгән, калганнар - Удмуртия, Пермь крае, Самара һәм Ульяновск өлкәләре, Башкортстан халкы - үз төбәкләренә чыгарылган. Шифаханә обсерваторына барлыгы 171 кеше урнаштырылган, шуларның 24-е - балигъ булмаганнар. Кешеләр өч тапкыр туклану белән тәэмин ителгән, шулай ук аларның азык-төлекне илтеп җиткерүгә заказ бирү мөмкинлеге булачак», - дип хәбәр итте Л.Галимова.
Килүчеләрнең барысы да медицина тикшерүе узачак: температура, анализлар алу. Якындагы ике атна дәвамында алар медицина күзәтүе астында булачак.
Моңа кадәр, 16-нчы апрельдә, Татарстан башкаласына чит илдән кайткан татарстанлылар белән беренче борт килде. Алар өчен обсерваторлар җәелдерелгән, аларда 111 кеше тикшеренү узган, вируска уңай нәтиҗәләр булган кешеләр ачыкланмаган - барысы да сәламәт.
Материалда «Татмедиа» республика агентлыгы фотосы кулланылды.