Хәзерге вакытта Таиландтан кайткан туристларны кабул итәргә «Ливадия» шифаханәсе әзерләнә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель). Россиядә үзизоляция режимы кертелгәнче чит илдә булганнарның Казанда карантин чоры тәмамлана. Полиция һәм Казан табиблары күзәтүе астында барлыгы 7526 турист булган. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча шәһәр штабында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гафаров хәбәр итте. Видеоконференция элемтәсе буенча штаб утырышын Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин үткәрде.
Рөстәм Гафаров хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Таиландтан кайткан туристларны кабул итәргә «Ливадия» шифаханәсе әзерләнә. 115 татарстанлы табиблар контроле астында булачак. Үзизоляция режимын бозу очракларын булдырмау өчен, санаториягә махсус коймалар куелачак.
Моннан тыш, 14 көнлек карантин режимын Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан килгән кешеләр дә үтәргә тиеш. «Хәзер соңгы вакытта Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан Казанга килгән һәм алар белән яшәүче гаилә әгъзаларының исемлекләре әзерләнә. Алар барысы да, хөкүмәт карары нигезендә, яшәү урыны буенча 14 көнлек карантин үтәргә тиеш. Кагыйдә бозган очракта аларга 15 меңнән 40 мең сумга кадәр штраф яный, - дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин.
Ул шулай ук шәһәрдә үзизоляция режимын бозу очракларын ачыклау буенча эш дәвам итүен җиткерде. Полиция хезмәткәрләре билгеләнгән режимны үтәмәгән шәһәр халкына беркетмәләр төзи генә түгел, ә законсыз эшләүче объектларны да ачыклый. Кичә шундый объектларның берсе - хостел табылган. Хостелда башка хокук бозулар да теркәлгән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы үзизоляция режимы белән бәйле рәвештә Пасха вакытында барлык Казан храмнары мәхәллә кешеләре өчен ябык булачагын җиткерде. Моннан тыш, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, шәһәр зиратларында чистарту өмәләрен соңрак чорга күчерергә туры киләчәк.