В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүгенге көннән башлап Казаннан халыкара рейслар башкарыла башлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче август, Ксения Швецова). Россиягә очып килүче барлык чит ил гражданнарының да үзләре белән коронавируска тест нәтиҗәләре булырга тиеш. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. Хәзер Казан аэропортында тестлар үткәрү мәсьәләсе тикшерелә.
Бүгенге көннән башлап Казаннан халыкара рейслар башкарыла башлады - Татарстан башкаласыннан беренче самолет Антальяга очты.
Чит илләрдән кайтучы татарстанлылар ТР Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә һәм үзләренең хисап язмаларына COVID-19-га тест нәтиҗәләрен беркетергә тиеш, дип искәртте Л.Авдонина. Бүгенге көндә, аның сүзләренчә, чит илләрдән кайткан 900-гә якын кеше ТР Дәүләт хезмәтләре порталында махсус бүлектә теркәлгән.
Самолетка утырганда чит ил гражданнары үзләре белән аларның авиакомпаниясен күрсәтү өчен тест нәтиҗәләрен алырга тиеш, дип аңлатты Л.Авдонина. «Бу документлардан башка авиаташучы пассажирны бортка кертмәскә хокуклы», - дип ассызыклады ул.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР хезмәткәрләре карантин контроле, пассажирларны анкеталаштыру, татарстанлыларны һәм чит ил гражданнарын сынау нәтиҗәләрен тикшерәчәк. Сүз уңаеннан, соңгы тәүлек эчендә республикада 45 һава судносы каралган, 5840 пассажир һәм экипаж әгъзасы тикшерелгән, алар арасында вируска шикле булган кешеләр табылмаган.
Хәзерге вакытта республикага очып килүче пассажирлар өчен COVID-19-га ничек тест уздырырга дигән мәсьәлә хәл ителә. Аерым алганда, очып килү урынында биоматериалны алу мәсьәләсе карала, дип өстәде Любовь Авдонина.