«Байконур»дан орбитага ул «Прогресс МС-25» йөк космик корабле ракета йөртүчесендә чыгарылачак
Фото: Роскосмос
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче декабрь, Камилә Вилданова). Бүген «Байконур» космодромыннан космик орбитага «Киләчәк уеннары» трофее җибәреләчәк. Корабльне җибәрүнең беренче тугыз минутында 270 тонна компонентлы ракета ягулыгы яначак, дип хәбәр итте 2024 елда фиджитал-ярышларга багышланган матбугат конференциясендә проект җитәкчесе Игорь Столяров.
Трофей космоска ТГК «Прогресс МС-25» йөк космик корабле ракета йөртүчесендә очачак.
«Киләчәк уеннары» трофеен җибәргәндә тугыз минут эчендә 270 тонна компонентлы ракета ягулыгы яначак. Ул бик зур юл узды: башта оештыру комитетында тәкъдим ителде, аннары бөтен иҗади сессияләрне үтте. Хәзерге вакытта трофей корабльның йөк бүлегендә урнашкан, ул аны космик орбитага алып чыгачак. Соңыннан без аны җиргә кайтарырга тиеш, һәм бу «Киләчәк уеннары»нда иң төп трофей булачак», – диде спикер.
Ил буенча трофей ике атнадан артык йөргән һәм Идел буе шәһәрләренең җиде төп ноктасын берләштергән: старт 14 нче ноябрьдә Мәскәүдә башлана, аннан соң «буханка»да Уеннар символы Түбән Новгородка, Казанга, Ульяновскига, Самарага, Уфага, Оренбургка китә. Финиш мәйданчыгы булып «Байконур» космодромы тора, аннан бүген җирле вакыт буенча 14 сәгать 25 минут 11 секундта трофей космоска очачак.
Орбитадан трофей 2024 елда кире кайтачак, шуннан соң Казанда «Киләчәк уеннары»нда тәкъдим ителәчәк. Шәһәр Мэры Илсур Метшин «Киләчәк уеннары»н уздыруга әзер дип җиткерде, ә Дмитрий Чернышенко үз чиратында булачак ярышларны спорттагы яңалык һәм яшьләр соравына җавап дип атады.
«Киләчәк уеннары» 2024 елның 21 нче февраленнән 3 нче мартына кадәр Казанда узачак. Ярышлар 21 гибрид дисциплинаны берләштерәчәк. Аларның һәрберсе фиджитал концепциясен берләштерә, ягъни классик спорт һәм киберспорт яки VR-/AR-технологияне үз эченә ала. Дөньяның 100 иленнән 2,5 меңнән артык катнашучы Казанга җыелыр, ә бөтен дөнья буенча онлайн-тамашачылар 150 миллионга кадәр кеше булыр дип көтелә.