Ремонт «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында үткәреләчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче март). Казанның Киров районында 2021 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Гладилов урамы ремонтланачак.
Юл өслеген салганда яңа технологик чишелешләр кулланылачак. Шулай итеп, өске катлам ныклы вак таш-мастик асфальт-бетоннан ГОСТ нигезендә күләмле проектлау технологиясе буенча исәпләнәчәк. Катнашма материалның авырлыгы буенча түгел, ә бирелгән параметрлар белән кирәкле күләм буенча сайлап алыначак, ә бу исә катламның чыдамлыгын һәм пластиклыгын арттырачак, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, быел илкүләм проект буенча шулай ук Беломорск урамын, Гудованцев урамы буенча Химия урамына кадәр 1,19 км озынлыктагы участокта ремонтлаячаклар.
2021 елда Казанда юл эшләренә һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 10 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирү планлаштырылган, шул исәптән Вознесение трактын төзүгә һәм Несмелов урамыннан 32 нче Хәрби шәһәрчеккә кадәр юлда эшләрне дәвам итүгә, Горький шоссесының булачак дублерына.