Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.09.2020, 16:01

Россиядә беренче цифрлы исәпкә алуны үткәргәндә иң яхшы тәҗрибәләр һәм новацияләр кулланылачак

Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы 2021 елның 1-нче апрелендә башлана.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче сентябрь). Инде бер айдан, октябрьдә, Россиядә киң күләмле халык санын алу кампаниясенең беренче этабы старт ала, ул илебезнең 26 төбәгендә барып җитү авыр булган 2,5 мең торак пунктын колачлаячак. Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы 7 айдан башлана. Кампания үткәргәндә зур мәгълүмат куллану һәм илнең никадәр халкы онлайн исәпкә алу узарга әзер булуы турында «Интерфакс – Северо-Запад» матбугат үзәгендә Дәүләт статистикасы федераль хезмәте (Росстат) җитәкчесе Павел Малков һәм Росстат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов сөйләделәр.

Исәпкә алуның беренче этабы, авыр үтеп керә торган территорияләрдә, 2021 елның 1-нче октябреннән 30-нчы июненә кадәр узачак. «Бу исәпкә алучыларны билгеле бер вакыт аралыгында гына - катлаулы табигый шартлар яки социомәдәни үзенчәлекләргә бәйле рәвештә генә юнәлтү мәгънәле булган территорияләр. Беренчеләрдән булып Тыва, Томск өлкәсе һәм Ямал-Ненец автономияле округы территорияләре булачак, - дип сөйләде Павел Малков. - Хәзер исемлектә 26 төбәктә 2,5 меңнән артык торак пункт бар. Бөтен ил буенча мондый территорияләрдә 1 миллионнан кимрәк кеше яши». «Безнең өчен барысының да тулысынча исәпкә алынуы мөһим, һәм авыр үтеп керә алырлык территорияләр буенча мәгълүмат - беркайда да булмаган мәгълүмат», - дип өстәде Росстат җитәкчесе.

Исәпкә алуның төп этабы коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә 2021 елның апреленә күчерелде. Кампаниянең үзенчәлеге шунда ки, бу соңгы традицион һәм беренче цифрлы исәпкә алу. «Әзерләгәндә без 50-дән артык ил тәҗрибәсен анализладык һәм иң яхшы тәҗрибәләр һәм новацияләр тупладык: исәп алучылар өчен планшетлар һәм кушымталар, электрон карталар һәм геолокацияләр, интернет аша исәпкә алу һәм зур мәгълүмат куллану һәм башкалар. Новацияләрнең күпчелек өлеше цифрлы технологияләрне куллану белән бәйле», - дип билгеләде Павел Малков. Ул билгеләп үткәнчә, барлык новацияләр дә исәпкә алуны югарырак дәрәҗәгә күчерә: мәгълүмат кертелү тизләнә, хаталар саны кими һәм нәтиҗәләр ясау вакыты кими.

Планшетларга килгәндә, аларда «Аврора» операция системасы урнаштырылачак. Бу бүген халыкка өстәмә хезмәтләр күрсәтү өчен «Россия почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе, шулай ук Россия тимер юллары һәм башкалар тарафыннан кулланыла торган беренче Россия мобиль операция системасы. П.Смелов сүзләренчә, операция системасы җыела торган мәгълүматның сакланышын һәм куркынычсызлыгын гарантияли. Алга таба 40 мең планшет Росстатка калдырылачак, калган җайланмалар цифрлы икътисад буенча проектларны гамәлгә ашыру өчен башка хакимият органнарына күчәчәк.

«Төрле чыганаклардан киләчәк мәгълүмат ташкыны - планшетлардан, дәүләт хезмәтләре порталыннан - серверларга керәчәк. Без сан алучыларның гамәлләрен күзәтеп тора алырлык ситуация үзәген булдырачакбыз, сан алуның ни дәрәҗәдә уңышлы баруын, күпме кеше инде аны үткәнлеген һәм башкаларны карап бара алачакбыз, - дип сөйләде Росстат җитәкчесе урынбасары. - Без үз илебезнең платформасын кулланачакбыз. Исәпкә алу йомгаклары буенча без стандарт таблицаларны тәкъдим итү генә түгел, ә исәпкә алу микромәгълүматлар базасына керү мөмкинлеген дә бирәбез. Теләге булган һәркем система аша керә, үзенең уникаль соравын булдыра һәм җавап ала ала. Шулай итеп, цифрлаштыру исәпкә алу процессының үзенә генә түгел, ә нәтиҗәләр белән турыдан-туры эшләүгә дә кагылачак».

Нигездә Бөтенроссия халык санын алуның төп этабында 360 мең исәпкә алу персоналын җәлеп итү планлаштырыла, шул исәптән 314 мең исәпкә алучы. Илебез халкы халык санын алуны үзлегеннән үткәрә алачак - РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша яки стационар участокка барып, мәсәлән, «Минем документлар» КФҮдә. Сүз уңаеннан, күптән түгел генә социологик тикшеренү үткәрелде, аның нигезендә сораштырылучыларның 44%-ы онлайн халык санын алу мөмкинлегенә уңай карыйлар. Яшьләр арасында болар дүрттән өч өлешне тәшкил итә, дип хәбәр итте матбугат конференциясендә Павел Малков. «Башка илләр тәҗрибәсе буенча, хәтта үсеш алган электрон сервислары булган зур булмаган дәүләтләрдә дә интернетта халык саны алуда катнашучыларның саны гражданнарның өчтән береннән артык узмый, - дип сөйләде Росстат җитәкчесе. - Шуңа күрә интернетта мөстәкыйль рәвештә ил халкының 10-20%-ы халык санын алу узса, бу искиткеч уңыш булачак».

Шул ук вакытта, матбугат конференциясендә катнашучылар сөйләвенчә, илнең барлык халкы да исәпкә алыначак, хәтта исәп алучылар өйләрендә тота алмаганнар да, аны узарга баш тартучылар да. «Халыкара методология буенча административ ресурслардан файдаланырга рөхсәт ителә - без кешеләр өчен анкеталарны тулысынча тутырмаячакбыз, ә бары тик өч факт кирәк булачак: кеше, җенес, яшь», - дип сөйләде Павел Смелов. «Бу күренеш массакүләм түгел, узган халык санын алу вакытында бөтен ил буйлап өйдә туры килмәүчеләр яки баш тартучылар халыкның 3%-ын гына тәшкил иттте», - дип өстәде ул.

«Әлеге исәпкә алулар 100 процент дөрес һәм төгәл, чөнки халык саны турында башка мәгълүмат табып булмый. Беркем дә безгә һәм галимнәргә мәгълүматның төгәл түгеллеген шулкадәр тулы күләмле тикшеренү үткәреп исбатлый алмаячак, - дип нәтиҗә ясады П.Смелов. - Бөтен дөньяда исәпкә алу мәгълүматлары дөрес һәм төгәл дип таныла».

Барлык яңалыклар