В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуда катнашачак исәп алучыларны җыю дәвам итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче март). Казанда 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуда (ВПН-2020) катнашачак исәп алучыларны җыю дәвам итә, алар инде хәзер үк мәгълүматлар базасына кертелүгә гариза бирәләр. Шәһәр территориясе буенча барлыгы 2307 исәпкә алучы һәм 385 стационар исәпкә алу участокларын исәпкә алучы кирәк. Мондый мәгълүматларны Казан шәһәрендәге Дәүләт статистикасы бүлеге китерә.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, балигъ булган һәм хөкем ителмәгән барлык теләүчеләр исәпкә алучы була ала. Теркәүчеләргә карата булган төп таләп - планшетлы компьютерда эшли белү һәм укуны уңышлы узу (ул 1-нче октябрьдән 3-нче октябрьгә кадәр оештырыла), шулай ук тестны уңай нәтиҗәләргә үтү. Бер сан алучыга уртача йөкләнеш 550 кеше булачак.
Бөтенроссия халык санын алу 1-31 октябрьдә узачак. 2020 елда халык санын алуны уздырганда мәгълүмат җыю алымнары тамырдан үзгәрәчәк. Исәпкә алуда традицион ысул белән генә түгел - стационар участокта яки исәп алучыларны әйләнеп узганда да, үз өстенә һәм үз гаиләсенең әгъзаларын РФ Дәүләт хезмәтләре Бердәм порталында (ЕПГУ) мөстәкыйль рәвештә исәпкә алу кәгазьләрен тутырып та катнашырга мөмкин булачак. Интернет-исәпкә алуны шулай ук мобиль кушымтада һәм күп функцияле үзәкләрдә дә узарга мөмкин булачак. Һәр катнашучы раслану сыйфатында цифрлы һәм QR-код алачак. Өйгә теркәүче килгәч, аңа бу кодны күрсәтү дә җитә.
Халыктан сорау алу 4-нче октябрьдә теркәүчеләр тарафыннан башлана. Алар барысы да электрон сан алу битләре булган планшет компьютерлар кулланачак. Исәпкә алу кәгазьләренең кәгазь формалары мәгълүмат җыюның резерв ысулы буларак кына кулланылачак.